news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айрат Әюпов: Бөек Ватан сугышында гореф-гадәтләр белән динебезне саклап калганбыз

Айрат Әюпов: Бөек Ватан сугышында гореф-гадәтләр белән динебезне саклап калганбыз
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Татарстан Диния нәзарәтенең Аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов фикеренчә, Бөек Ватан сугышы вакытында татар халкы үз динен гореф-гадәтләр ярдәме белән саклап кала алган. Бу хакта ул Татарстан Диния нәзарәтендә «Бөек Ватан сугышында катнашкан татарлар һәм ветераннар, ислам яңарышы (XX гасырның икенче яртысы)» Россиякүләм конференциясенең пленар утырышында әйтте.

«Динебезне саклауда гореф-гадәтләребезнең роле зур. Бөек Ватан сугышында гореф-гадәтне тыймаганнар бит. Мәсәлән, мөселман кешесен җирләгәндә кабер янында дога кылырга рөхсәт ителгән. Өчесен, җидесен, елын уздырырга да беркем каршы килмәгән. Безнең бабайлар дини йолаларны онытмаган. Гореф-гадәтләр белән динебезне дә саклап калганбыз. Бөек Ватан сугышында катнашкан мөселман милләттәшләребез турында хезмәтләр язып, кандидатлык диссертацияләре дә яклап булыр иде», - диде ул чыгышында.

Айрат Әюпов әйтүенчә, Бөек Ватан сугышы тәмамланганнан соң да, татар халкы ислам динен тоткан. «Казанның 16нчы заводында эшләгән олы яшьтәге туганнарым: «Сугыш вакытында һәр көнне унике сәгать эшләп кайта идек», - диләр. Ә авыл кешесе кырда эшләп, өенә кайтып өй эшләрен башкарган. Шул ук вакытта, намазын да укыганнар. Безнең халык динне ташламаган. Авырлык белән булса да, динне тотканнар», - диде ул.

«Кешегә ватан Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән. Шуңа күрә ватанны сакларга кирәк. Бөек Ватан сугышы башланган вакытта мәчетләребез ябыла. Сугыш вакытында бер генә мөфтият эшли, ул Оренбургта урнашкан була. Анда Габдрахман Рәсүлев мөфти булып кала. Чыганакларда: «18 июльдә Рәсүлев Советлар союзында яшәгән мөселманнарга мөрәҗәгате белән чыга. «Ватанны, илебезне, телебезне, милләтебезне сакларга кирәк», - дип чакыра. Бөек Ватан сугышы вакытында өч тапкыр мөрәҗәгать ясый», - диде хәзрәт.

Ул Татарстан Республикасы сугышның беренче көннәреннән үк илдәге мөһим тыл базаларыннан берсенә әйләнүен искәртте. «Биредә сугышлар бармаса да, республика халкының җиңүгә керткән өлеше бик зур була Сугыш вакытында ТАССР Кызыл Армияне тәэмин итүче төп базаларның берсенә әверелә. Сугыш барган тарафлардан республикага 70тән артык завод-фабрика күчерелә. Аларның күпчелеге Казанда урнаша. Казанга СССР Фәннәр Академиясе Президиумы һәм академиягә караган 33 фәнни институт, СССР Дәүләт банкы, СССР Финанс халык комиссариаты һ.б. үзәк оешмалар эвакуацияләнә», - диде.

«Шулай ук Алабуга, Чистай һәм республиканың башка шәһәрләре һәм районнарына да кайбер җитештерү предприятиеләре һәм аерым оешмалар күчерелә. Татарстанга 226 мең кеше, шул исәптән 15 мең ятим бала эвакуацияләнә. Республикада 50дән артык эвакогоспиталь оештырыла, аларда 334 мең яралы сугышчы дәвалана, шуларның 207 меңе дәваланып кире сафка баса. Аларны ашатырга, аларга эш табарга, балаларны укытырга кирәк була – болар барысы да Татарстан халкы өстендә була», - диде Айрат хәзрәт Әюпов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100