news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Данис Шакиров: Мәдрәсәдә уку-укыту эшчәнлеген татарча алып бару мәсьәләсен карарга кирәк

Данис Шакиров: Мәдрәсәдә уку-укыту эшчәнлеген татарча алып бару мәсьәләсен карарга кирәк
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров фикеренчә, мәдрәсә-мәхәлләләрдә татар теле предмет буларак кына түгел, ә уку-укыту эшчәнлегендә дә кулланылырга тиеш. Бу фикерен ул Татарстан Диния нәзарәтендә «Бөек Ватан сугышында катнашкан татарлар һәм ветераннар, ислам яңарышы (XX гасырның икенче яртысы)» дип исемләнгән Россиякүләм конференциясенең пленар утырышта әйтте.

«Казанның Ислам динен кабул итүнең 1000 еллыгы мәдрәсәсе татар мохитле, татар телле. Анда барлык уку-укыту эшчәнлеге татарча алып барыла. Шуңа күрә безгә бу мәсьәләдә дә бергәләшеп эшлисе бар. Камил хәзрәт Сәмигуллинга аерым рәхмәт, зур көрәш белән булса да, Аллаһка шөкер, мәчет-мәхәлләләрдә җомга вәгазьләрен кертә алдык. Шул ук вакытта, мәдрәсәдә татар телен предмет буларак кына түгел, гомумән, уку-укыту эшчәнлеген дә татарча алып бару һәм татар мохитен булдыру мәсьәләсен дә аерым яссылыкта куярга тиешбез», - диде ул.

Россия Ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин әйтүенчә, профессиональ өлкәдә эш табу өчен шәкертләргә татар телен белү мөһим. «Бүгенге көндә Россиядә татар телен белмәгән имамны эшкә урнаштыру мөмкин түгел. Шуңа күрә дә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин ике ел элек: «Сигез мәдрәсәдә дә дәресләр татар телендә укытылырга тиеш», - дигән фикер әйткән иде. Без хәзер шуны тормышка ашырабыз», - дип искәртте ул.

«Россия ислам институтында да татар теле кафедрасы бар, дәреслекләр эшлибез һәм барлык шәкертләребезгә татар телен тел буларак укытабыз. Чөнки татар теле – тел генә түгел, үзтәңгәллекне тәрбияли торган иң мөһим факторларның берсе. Татар телен өйрәнү белән генә түгел, ә киңрәк карарга тиешбез. Чөнки дөньяга караш системасы, илгә мәхәббәт тел аша булырга тиеш. Бу юнәлештә эшлисе эшләр күп», - диде ректор.

  • Конференция ТР Фәннәр академиясенең Ислам белеме тикшеренүләре үзәге һәм Татарстан мөфтияте тарафыннан Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты һәм «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе белән бергәлектә оештырыла.
  • Пленар утырыш барышында галимнәр дин кардәшләрнең нацистларны җиңүгә керткән өлеше, сугыштан соңгы елларда геройларның һәм ветераннарның мәчетләрне һәм мәхәлләләрне торгызулары, халыкка татар телен һәм ислам мәдәниятен саклап калырга ярдәм итүләре турында чыгыш ясады. Кайбер катнашучылар үз хатирәләре белән уртаклашачак һәм әлеге чор вакыйгалары турында сөйләде.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100