news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Галим: Башкорт галимнәре моңа кадәр башкорт авылларында гына өйрәнүләр алып барган

Ким Миңнуллин сүзләренчә, башкортстан белгечләре соңгы елларда Башкортстанның төньяк-көнбатыш районнарында да эшли.

(Казан, 18 май, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Ким Миңнуллин әйтүенчә, Башкортстан галимнәре әлегә кадәр башкорт авылларында, районнарында эшләп килгән.

Ким Миңнуллин Башкортстанда утызлап том фольклор материалларның чыгуын да искә алды. «Андагы барлык мәгълүмат башкортлар яшәгән районнарында тупланган. Әлегә кадәр чик сакланып килә дияргә мөмкин. Әмма соңгы арада вазгыять үзгәрде, алар Башкортстанның төньяк-көнбатыш якларында да өйрәнүләр алып бара. Безнең бу мәсьәләгә кагылганыбыз юк», — ди Ким Миңнуллин.

Галим экспедиция вакытында җыелган материалларның паспортка теркәлеп баруын әйтте. «Һәр фольклор материалының паспорты бар: анда язманың елы, кайда язып алынуы, кемнән язып алынганы, ул кешенең туган елы теркәлә. Язмада сөйләгән кешенең теле дә саклана», — диде ул «Татар-информ»да матбугат очрашуында.

Ким Миңнуллин паспорттагы мәгълүматларны һәм нөсхә телне үзгәртүчеләрне очратмаган. «Була калса, моны инде фальсификация дип әйтә алабыз», — диде ул.

«Башкортстанның татар авылларында халык иҗатын туплыйбыз икән, башкасын башкорт галимнәре өйрәнеп, үзләренчә эш башкара ала. Фән дөньясыннан хәзерге булган вазгыятькә кереп каршы фикер әйтүчеләр юк. Сәясәтчеләр, блогерлар фәнни хезмәтләрне укып, үзләре аңларга теләгәнчә кабул итеп, эш итүчеләр яза. Алар тел буенча да, кабиләләр, ырулар буенча да яза», — дип аңлатты ул. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100