Венер Усманов: Башкортстандагы барлык борынгы таш язмалар татар әдәби телендә язылган

Белгеч фикеренчә, язмаларның татарча язылуы — Алтын Урда чорыннан килгән гадәт.

(Казан, 18 май, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәге фәнни хезмәткәре Венер Усманов Башкортстанда таш язмаларны өйрәнгән һәм аларның татар әдәби телендә язылуын әйтте.

«Башкортстандагы барлык таш язмалар Алтын Урда чорыннан килгән гадәт буенча татар телендә башкарылган. Моны ислам традициясенең бер өлеше дип кабул итәргә кирәк. Стәрлетамакта Октябрь инкыйлабына кадәр татар мәдрәсәләре эшләп килгән, анда татар телендә укытылган. Шул сәбәпле, таш язмаларда да татар әдәби теле кулланылган», — диде ул «Татар-информ»да матбугат очрашуында.

Венер Усманов Стәрлебашны Башкортстанда таш язмаларга иң бай район дип атады. «Стәрлебаш Башкортстан территориясендә мәдрәсәләре белән мәшһүр булган. Анда сакланып калган таш язмалар аның үзәк булуына дәлил. Инкыйлабка кадәр татар кешеләреннән тыш, башкорт һәм казах түрәләренә атап та таш язмалар куелган, ләкин аларның исемнәре татар телендә язылган», — диде ул.

Галимнең көньяк Урал төбәгендәге таш язмаларда казахча, башкортча язылган текстларны күргәне булмаган. Аның аңлатуынча, текстлар фәкать инкыйлабтан соң әдәби тел барлыкка килгәч кенә башкорт һәм казах телендә языла башлаган.

«Таш язмалар татар мирасы гына түгел, башкортныкы да. Стәрлебаш мәдрәсәләрендә башкорт милләтеннән булган шәкертләр дә укыган. Шуңа күрә, татарныкы дип тәкъдим ителсә дә, ул — уртак мирас. Бездә күбесенчә керәч ташы (известняк) кулланылган. Таш язмаларда Коръән аяте, хәдис, фарсыча һәм татарча шигъри юллар күрә алабыз», — диде Усманов.