news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Галимҗан Шәрәф — «Республиканың төгәл чикләрен тәгаенләү нәкъ менә аңа йөкләнә»

Демографиядән, икътисади географиядән тыш, татар теле фонетикасы мәсьәләләре белән дә актив шөгыльләнә.

Галимҗан Шәрәф — «Республиканың төгәл чикләрен тәгаенләү нәкъ менә аңа йөкләнә»

Галим, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе Галимҗан Шәрәф 1896 елның 29 декабрендә Казан губернасы Тәтеш өязе (хәзерге Татарстан Республикасы Буа районы) Аксу авылында хәлле крестьян гаиләсендә туа. Әтисе Шәрәфетдин сәүдә итә, әнисе Гайнелнәвал балалар тәрбияләү белән шөгыльләнә. Галимҗанның 4 абыйсы һәм 4 апасы була.

Башлангыч белемне ул әти-әнисеннән ала. 1912 елда «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен, 1915 елда Казандагы 2 нче реаль училищены тәмамлый. 1912 елда Габдулла Тукай катнашында татар әдәбиятының беренче хрестоматиясен – «Мәктәптә әдәбият дәресләре»н бастыра. 1917 елга кадәр Петроград тимер юллары институтында һәм бер үк вакытта Петроград университетының тарих-филология бүлегендә укый. 1915 елда Петроград студентларының «Татар учагы» түгәрәген оештыручыларның һәм җитәкчеләренең берсе була.

1917 елгы Февраль революциясе чорында Галимҗан сәяси эшчәнлеккә керешә. 1917 елда I – II Бөтенроссия мөселман корылтайларында катнаша. II корылтайда Эчке Россия мөселманнарының мәдәни-милли мохтарияте комиссиясе әгъзасы булып сайлана. 1917 – 1918 елларда Милләт Мәҗлесе депутаты була. 

1918 елның 7 гыйнварында Милләт Мәҗлесе карары белән Идел-Урал штатын гамәлгә кертү һәйәте рәисе итеп билгеләнә. Галимҗан Шәрәф татар территориаль мохтарияте концепциясен эшли. Әмма 1918 елның язында большевиклар Бөтенроссия мөселман корылтайларында төзелгән барлык төрки-татар милли-демократик оешмалары эшчәнлеген тыялар.

1917 елда Шәрәф Казан университетының тарих-филология факультетына ирекле тыңлаучы булып күчерелә, анда танылган тел белгечләре, тюркологлар Николай Ашмарин, Василий Богородицкий, Николай Катановта шөгыльләнә. 1919 - 1920 елларда ул профессор В.А. Богородицкий җитәкчелегендә эксперименталь фонетика өлкәсендә тикшеренүләр башлый. 1918 елда «Шагыйрь Тукай афоризмнары»җыентыгын нәшер итә.

1920 елда Галимҗан Шәрәф ТАССР Үзәк Башкарма Комитеты каршындагы Административ берәмлекләрнең үзәк комиссиясе фәнни консультанты сыйфатында ТАССРны оештыруда актив катнаша. Республиканың төгәл чикләрен тәгаенләү һәм аларны РСФСР җитәкчелеге белән килештерү нәкъ менә аңа йөкләнә. Бу елларда ул әлеге мәсьәләләр буенча РСФСР милләтләр эшләре буенча халык комиссары Иосиф Сталин белән тыгыз элемтәдә эшли. 

Бер үк вакытта, икътисади географ буларак, Шәрәф Татарстан халкының икътисады, милли һәм социаль составы буенча статистик материаллар эшкәртә. 1922 елда – татар һәм рус телләрендә ТАССРның беренче этнографик картасын, 1936 елда республиканың торак пунктлары исемлеген төзи.

1922 - 1937 елларда Галимҗан Шәрәф Казандагы Шәрекъ педагогика институтында укыта. Демографиядән, икътисади географиядән тыш, татар теле фонетикасы мәсьәләләре белән дә актив шөгыльләнә. 1926 елдан ул СССР Үзәк туган якны өйрәнү бюросының мөхбир әгъзасы, 1929 елдан Венадагы халыкара эксперименталь фонетика ассоциациясенең хакыйкый әгъзасы була.

1927 елның маенда Шәрәф ВКП(б) ҮК Генераль секретаре Иосиф Сталинга татар язуын гарәп графикасына күчерүгә каршы хат юллый. Хатны татар зыялыларыннан 82 кеше хуплый, шуңа күрә ул «82 ләр хаты» дип атала. Әлеге хатны имзалаган барлык кешеләр эзәрлекләүгә дучар була. 

1920 еллар ахырыннан совет матбугатында Галимҗан Шәрәфкә «буржуаз галим»буларак яла ягулар башлана. 1937 елның 27 февралендә ул советларга каршы оешма эшендә катнашуда һәм «Идел-Урал» төрки-татар дәүләтен төзергә омтылуда гаепләнеп, 8 елга ирегеннән мәхрүм ителә.

1945 елда инвалидлык буенча Шәрәф иреккә чыгарыла, шул ук вакытта аңа гаиләсе белән Казанда яшәү тыела. Лагерьдан ул тәмам авыру хәлдә кайта һәм 1950 елның 13 гыйнварында вафат була. 1958 елның 2 февралендә аклана. Казанда Жуковский урамындагы 1925-1937 елларда Шәрәф яшәгән йортта мемориаль такта урнаштырылган. Буа шәһәрендәге бер урам аның исемен йөртә.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100