news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Галимҗан Ибраһимовның академик басмасына моңарчы чыкмаган документлар кертелгән

«Моңа кадәр беркайда басылмаган репрессия чоры документлары аерым урын алып тора», — диде галимә Гөлнара Зәйниева.

Галимҗан Ибраһимовның академик басмасына моңарчы чыкмаган документлар кертелгән
Солтан Исхаков

(Казан, 17 март, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татар әдәбияты классигы, галим Галимҗан Ибраһимовның 15 томлык «Әсәрләре» ндә әдипнең моңарчы нәшер ителмәгән документларын керткәннәр.

«Мәсәлән, академик басманың XV томында 1921, 1929 һәм 1936 елда язган автобиографияләре бар. 119 хаты кертелде. Хатлар стиль ягыннан төрле: рәсми, шәхси, ачык хатлар бар. Барлыгы 237 документ тупланды», — диде «Татар-информ»да матбугат очрашуында Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының текстология бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре Гөлнара Зәйниева.

Аның әйтүенчә, һәр материал архив чыганактан алынган һәм хронологик тәртиптә, чыганак теле үзгәртелмичә урнаштырылган. Шулай ук китапта Галимҗан Ибраһимовның иҗатына, тормышына кагылышлы белдерүләр, белешмәләрне дә күрергә мөмкин.

«Аерым урынны моңа кадәр беркайда басылмаган репрессия чоры документлары алып тора. Галимҗан Ибраһимовның исемен аклау процессы турында кырыкка якын документ кертелде. Алар арасында гаепләү белешмәсе, кулга алу карары, ордерлар, төрмәдән-төрмәгә күчерү документлары, эксперт комиссиясе карары, башка шәһәрләргә запрос ясау, җавап хатлары урнаштырылды», — диде галимә.

Сәясәт эшлеклесе буларак, Галимҗан Ибраһимов белән бәйле анкета, стенограмма, беркетмәләр дә урын алган. «Яңа документлар арасында Ибраһимовның 1917 елда Мәскәүдә Беренче Бөтенроссия мөселманнар корылтаенда ясаган чыгышы, Беренче тюркологик корылтайга әзерләнү документлары да бар», — ди Гөлнара Зәйниева.

«1928 елда Казан һәм Мәскәү шәһәрләрендә Галимҗан Ибраһимовның иҗатына 20 ел тулуга багышланган кичәләр уза. Үзе катнаша калмаса да, кичәнең беркетмәсе, тантаналы утырышның стенограммасы сакланган, без аларны урнаштырдык. Ул җитәкләгән Академия үзәгенең утырышы беркетмәләре дә беренче тапкыр дөнья күрде», — дип сөйләде галимә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100