news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Галимҗан Ибраһимовның академик басмасына дәлилләнгән яшерен имзалы мәкаләләре кергән

«Бүгенге көндә аның 20гә якын имзасы булуы билгеле», — диде Эльмира Галимҗанова.

Галимҗан Ибраһимовның академик басмасына дәлилләнгән яшерен имзалы мәкаләләре кергән
Солтан Исхаков

(Казан, 17 март, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татар әдәбияты классигы, галим Галимҗан Ибраһимовның 15 томлык «Әсәрләре»ндә әдипнең дәлилләнгән яшерен имзалы мәкаләләре урын алган.

«Галимҗан Ибраһимов революциягә кадәр язган кайбер мәкаләләрен яшерен имза белән бастырган. Яшерен имзаларның Галимҗан Ибраһимовныкы икәнлеген күптомлыкларны эшләүчеләр, галимнәр дәлилләде. Бүгенге көндә аның 20гә якын имзасы булуы билгеле», — диде «Татар-информ»да матбугат очрашуында институтның текстология бүлеге мөдире Эльмера Галимҗанова.

Галимнәр эш барышында мәкаләләрнең язылу рәвеше, стиле, фикер йөреше, күтәрелгән мәсьәләләргә дә игътибар иткән.

«Мәсәлән, 1919 елда язылган „Дошманнар арасында дүрт ай“ язмасы бар. „Кызыл юл“ газетасында ул „Г.И.“ имзасы, „Эш“ газетасында — „тыңлаучы“, „Кызыл армия“ газетасында „Галимҗан Ибраһимов“ имзасы белән басыла», — диде ул.

Эш барышында галимнәр Казандагы барлык китапханәләр, Милли музейдагы барлык материалларны барлаган. «Кайбер газета-журналларның саннарын Уфа, Мәскәүдәге Милли китапханәдән кайтартырга туры килде. „Ирек“, „Эш“, „Татарстан хәбәрләре“ кебек газеталар иде ул», — ди Эльмера Галимҗанова.

«Безнең басма Галимҗан Ибраһимов мирасының тулы басмасы булып саналса да, анда галимнең барлык хезмәте дә кереп бетте дип әйтә алмыйбыз. Бүгенге көнгә билгеле булган язмалары гына керде. Бәлкем, киләчәктә яңа имзалары ачылыр, яңа әсәрләре табылыр», — дип фараз ясады ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100