news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Галимҗан Гыйльманов: Хәзерге яшьләрнең әсәрләре тормышчан, хыялый һәм ышандыра торган

Язучы сүзләренчә, Шәриф Камал исемендәге әдәби бәйгедә катнашучы яшь иҗатчылар тормыш тәҗрибәсен кулланып язган.

Галимҗан Гыйльманов: Хәзерге яшьләрнең әсәрләре тормышчан, хыялый һәм ышандыра торган
Салават Камалетдинов

(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан китап нәшрияты мөхәррире, язучы Галимҗан Гыйльманов Шәриф Камал исемендәге әдәби премиядә катнашкан яшьләрнең әсәрләрен тормышчан, хыялый һәм ышандырырлык итеп язылган дип саный.

«Шәриф Камал — татар прозасының новаторы. Прозаик буларак, ул минем беренче остазым. Бүгенге яшьләрнең иҗатында Шәриф Камалда булган тормыш тәҗрибәсен һәм хыялны тоясың. Аның уртасында моң тора. Алар фантазия һәм поэтиканың башка алымнарын куллана. Ярты хикәя төшкә корылган, чөнки иҗатчылар хыялларын шулай уйната, яңа дөньяларын ача», — диде ул Татар китабы йортындагы чыгышында.

Әдип әйтүенчә, эшләрне тикшергәндә бәхәс тә булган. «Араларында көчле хикәяләр дә күп булды. Әйтик, „Нәсел агачы“, „Киелми калган туфлиләр“ — болар да тормыш, алар үзләре күргәнне яза. Телдә, стильдә беркадәр хилафлыклар бар», — диде Галимҗан Гыйльманов.

Язучы күпчелек катнашучыларны «Глаголица», «Иделем акчарлагы» кебек конкурслар аша белүен дә искәртте. «Биш-алты бала шушы бәйгеләрдә даими катнашып килә. Алар инде бер-берсен белеп бетергән», — ди язучы.



Галерея: Шәриф Камал исемендәге әдәби премия җиңүчеләрен бүләкләү чарасыннан фоторепортаж

«Әдәби премия Шәриф Камалның әдәби мирасын популярлаштыру, проза жанрында язучы талантлы яшь авторларны ачыклау, җәмәгатьчелек игътибарын әдәби процесска юнәлтү максатларыннан гамәлгә куела. Әдәби премия ике юнәлешне үз эченә ала — хикәя, новелла, кечкенә повесть, нон-фикшн жанрларына караган татар телендәге проза һәм әдәби тәрҗемә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100