Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Галим: Алты томлы «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге» — татар сүзлекләренең иң тулысы
Бүген журналистларга алты томлы «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге»нең алтынчы томын тәкъдим иттеләр.
(Казан, 21 февраль, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының лексикография бүлеге мөдире Ринат Сәфәров алты томлы «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге»н татар телендәге сүзлекләрнең иң тулысы, дип атады.
Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә журналистларга алты томлы «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”нең алтынчы томын тәкъдим иттеләр.
«Алты томлы аңлатмалы сүзлегебез гомуми күләме ягыннан мондый тип сүзлекләрнең иң тулысы. Җитмешенче еллар азагы — сиксәненче еллар башында чыккан өч томлыкның күләме 36 мең сүз булган. Аңардан соң 2005 елда 56 мең сүз кергән бер томлык аңлатмалы сүзлек бастырылган иде. Алты томлыкка 70 меңнән артык сүз һәм ун меңнән артык фразеологик берәмлек теркәлде», — диде Ринат Сәфәров.
Бу сүзлекләрнең кәгазь вариантыннан тыш, электрон форматлары да эшләнгән. Алардан Татарстан Фәннәр академиясе сайтында ирекле кулланырга мөмкин.
«Безнең сүзлекләрнең электрон фонды тупланган махсус порталыбыз бар. Монда аңлатмалы сүзлек кенә түгел, гомумән, татар теленең теләсә кайсы актуаль сүзлеге урнаштырыла бара. Бүгенге көндә анда 58 сүзлек тупланган. Шулар арасында беренче урынны аңлатмалы сүзлек алып тора», — диде Ринат Сәфәров.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз