news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Галиәсгар Камалның туганы: Абыем алты баласын ашатыр өчен, Казандагы скверда гөмбә җыйган

Галиәсгар Камалның туганы: Абыем алты баласын ашатыр өчен, Казандагы скверда гөмбә җыйган
Фото: © «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина

Драматург, журналист, татар театрын оештыручыларның берсе Галиәсгар Камалның бертуган энесе Габдрахман Камалның улы Искәндәр Камалов абыйсы турындагы истәлекләре белән уртаклашты.

Искәндәр Камалов архивтан Казан шәһәре думасының 1962 елгы карары документын тапкан.

«Яңа барлыкка килгән скверга Галиәсгар Камал исеме бирелергә тиеш булган. Кәрим Тинчурин скверыннан юл аша урнашкан сквер турында сүз бара, чөнки беренчерәк шул скверны ачкан иделәр. Ачлык елларында Галиәсгар Камал алты баласын ачтан үтермәс өчен шул скверга чыгып, гөмбә җыеп йөргән. Бу турыда истәлекләреннән укыдым», - диде түгәрәк өстәлдә Галиәсгар Камалның туганы Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында.

Түгәрәк өстәлне Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты оештырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100