news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Галиәсгар Камал – «Гаять киңкырлы талант иясе һәм иҗтимагый яктан актив шәхес»

Галиәсгар Камал үзенең эшчәнлеген 1901 елда китап бастыру һәм тарату белән шөгыльләнүче «Мәгариф көтепханәсе» дигән җәмгыять оештырудан башлый һәм аның белән 1905 елга кадәр җитәкчелек итә.

Галиәсгар Камал – «Гаять киңкырлы талант иясе һәм иҗтимагый яктан актив шәхес»

Татар әдәбияты классигы, күренекле драматург, публицист, театр сәнгате һәм җәмәгать эшлеклесе, Хезмәт Батыры, ТАССРның халык драматургы Галиәсгар Камал — гаҗәеп бай әдәби мирас калдырган олы шәхес. Ул сәнгатьтә мәгърифәтчелек традицияләрен дәвам иттереп милли журналистикага һәм татар профессиональ театрына нигез салучыларның берсе.

Галиәсгар Галиәкбар улы Камал (Камалетдинов) 1879 елның 25 декабрендә Казанда үз кул көче белән көн күрүче һөнәрче гаиләсендә туган. Башлангыч белемне шәһәрнең «Госмания», «Халидия», «Мөхәммәдия» мәдрәсәләрендә ала, өчьеллык рус мәктәбендә укый.

Галиәсгар Камал үзенең эшчәнлеген 1901 елда китап бастыру һәм тарату белән шөгыльләнүче «Мәгариф көтепханәсе» дигән җәмгыять оештырудан башлый һәм аның белән 1905 елга кадәр җитәкчелек итә. Аннан соң көндәлек татар матбугатында актив катнашып китә, «Азат халык» дигән газетаның нашире һәм мөхәррире була. Газета ябылгач «Яшен» сатирик журналын чыгара. 1917 елдан соң «Эш», «Эшче», «Кызыл Армия» газеталарында эшли.

Галиәсгар Камалның башлангыч әдәби тәҗрибәсе татар гаиләләрендә өстенлек иткән патриархаль тәртипләрне тәнкыйтьләүгә юнәлтелгән «Бәхетсез егет», «Өч бәдбәхет», «Уйнаш» сәхнә әсәрләре һәм төрек язучысы Нәмикъ Кәмалның «Кызганыч бала» пьесасының тәрҗемәсеннән башлана. Әсәрләрдә нигездә кеше, аның асылы, кылган эш-гамәлләре алдында җаваплылык, ата-ана, бала хакы, мәхәббәт, гаилә кору, тәрбия, кешеләр арасында мөнәсәбәт кебек гомумкешелек кыйммәтләр хакында бара.

Ул милли драматургияне һәм театр сәнгатен «Беренче театр», «Бүләк өчен», «Банкрот», «Безнең шәһәрнең серләре» комедияләре белән баета. Аларда ХХ йөз башы татар җәмгыяте сатира күзлегеннән гәүдәләндерелә, аталар һәм балалар, ир белән хатын, гаилә-көнкүреш мөнәсәбәтләре күтәрелә, искелек белән яңалык каршылыклары чагылдырыла, истә калырлык образлар иҗат ителә.

Галиәсгар Камал проза әсәрләре язу белән дә шөгыльләнә. Мәсәлән, башлангыч чор иҗат дәверендә үк ул «Сабир хәзрәт яки гыйбрәт», «Күгәргән алтыннар» дигән хикәяләрен яза. Аларда маҗаралык җирлегендә типик характерлар, заманның социаль төркемнәре тасвирлана.

Галиәсгар Камал шулай ук әдәби тәнкыйть һәм татар публицистикасын үстерүгә дә зур өлеш кертә. Мәкаләләрендә күп темаларны яктырта; әдәбиятка һәм милли театр сәнгатенә кагылышлы бәяләмәләр яза.

Рус һәм чит ил драматургларының иҗатларын татар укучысына таныштыру юнәлешендә дә зур хезмәт куя. Николай Васильевич Гоголь, Александр Николаевич Осторвский, Жан-Батист Мольер, Габделхак Хәмид әсәрләрен тәрҗемә итә.

Ул үзен рәссам-график буларак та таныта. Габдулла Тукай әсәрләренә беренче иллюстрацияләр, Иван Николаевич Харитонов басмаханәсе өчен татар шрифтларының яңа рәсемнәрен ясый; «Яшен», «Ялт-Йолт» журналларын бизи; беренче татар афишаларын иҗат итә.

1912 елда Беренче Балкан сугышы вакытында «Йолдыз» газетасы аны үз хәбәрчесе итеп Истамбулга җибәрә. Андагы вакыйгаларны яктырткан ике дистәләп мәкаләсе газетада басыла.

Галиәсгар Камалның киң даирәгә бик үк билгеле булмаган бер үзенчәлекле сыйфатын да әйтергә кирәк. Ул Мәкәрҗә ярминкәсендә «Двухсветная» кунакханәсендә кичләрен оештырылган музыкаль чараларда сәхнәдә җырлый да торган булган.

Галиәсгар Камал гаять киңкырлы талант иясе һәм иҗтимагый яктан актив шәхес буларак, ХХ йөз башы татар мәдәнияте тарихында күренекле роль уйнады, үзенең иҗаты белән аның милли тәрәкъкыятен билгеләүче каләм осталарының берсе булды. Бу хосусият аның татар матбугатын барлыкка китерү, җитәкләү, үстерү буенча фидакяр эшчәнлегендә дә әтрафлы чагылыш тапты. Иҗаты алдынгы татар әдәбиятына хас булган халыкчанлык, реализм һәм заман рухы белән сугарылганлыктан, ул безнең әдәбият тарихына, театр сәнгате үсешенә зур өлеш кертте, һәм аның традицияләре татар драматургиясенең алтын хәзинәсендә урын алды.

Галиәсгар Камал 1933 елның 16 июнендә вафат була.

Аның исемен Татар дәүләт академия театры йөртә, Казан шәһәрендә Галиәсгар Камал урамы бар. Әдипнең әсәрләре даими нәшер ителә, тормышы һәм эшчәнлегенә багышлап гыйльми чаралар үткәрелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100