news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Гаилә көнендә Казанда 64 яңа гаилә төзеләчәк

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә – 8нче июльдә Казанда 64 яңа гаилә төзеләчәк. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат очрашуында Казан шәһәре ЗАГС идарәсе башлыгы Елена Студеникина хәбәр итте.

«Күп кенә яшь парлар, эш көне булса да, никахларын Гаилә көнендә рәсмиләштерергә тели. Казанда 64 гаилә төзеләчәк», – диде ул.

Ул, шулай ук, Гаилә көне хөрмәтенә төп вакыйга булып, 5нче июльдә «Елмай» паркында «Гаилә һәм тугрылык өчен» медале тапшырылачагын әйтте. «Казанда яшәүче, балалары, оныклары булган, бергә 25 елдан да ким яшәмәгән 12 ишле гаиләгә медальләр тапшырабыз. Зур гаиләләре белән бергә тантанага җыелып киләчәкләр. Бик күп парлар шушы медальне алырга тели. Быел үз гаиләләре сайлану алар өчен зур дәрәҗә булып исәпләнә», – диде Елена Студеникина.

Тантаналы чара 14.30 сәгатьтә башланачак. Анда мәртәбәле кунакларны да көтәләр. Концерт программасы әзерләнә. Шулай ук, 16.00 сәгатьтә күп балалы өч гаиләне һәм бик күп еллар озак, тигез гомер кичергән өч гаиләне хөрмәтләү ниятләнә.

news_right_1
news_right_2
news_bot