news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Эльвира Әхмәтова: Гаилә көненә багышланган атналыкта республикада 600ләп чара узачак

Эльвира Әхмәтова: Гаилә көненә багышланган атналыкта республикада 600ләп чара узачак
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Татарстанда Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышлап, бер атна эчендә, 1-8 июль көннәрендә 600ләп чара уздыру планлаштырыла. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы, Татарстанда «Нык гаилә» проектының төбәк координаторы Эльвира Әхмәтова сөйләде.

«Чаралар планы килештерелгән. Иҗади коллективлар катнашында урам концертлары, викторина, мастер-класс, фотокүргәзмәләр, спорт ярышлары оештырыла, интерактив мәйданчыклар эшләячәк. ЗАГС мәйданчыкларында яңа туган балаларга исем кушу, озак еллар бергә яшәгән юбиляр гаиләләрне котлау, медальләр тапшыру кебек чаралар үткәрелә. Гаилә атналыгы «Татарстан – бәхетле гаиләләр территориясе» шигаре астында узачак», – диде Эльвира Әхмәтова.

Аның сүзләренчә, әлеге чаралар төрле категория аудиторияне колачлауны күздә тота. Ул чараларның парклар, скверлар, яшьләр үзәкләре, мәктәп яны лагерьлары, китапханәләр, газета редакцияләре, авыл клубларында узачагын әйтте. Шулай ук, аерым бер гаиләләрдә чәй табыны артында да очрашулар көтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot