Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Гаилә» мәчете мәдрәсәсенең ачылышы 2021 елга күчерелә
Имам-хатыйб Рөстәм хәзрәт Хәйруллин мәдрәсәнең төзелешенә ярдәм итәргә теләк белдерүчеләргә рәхмәтле булганын әйтте.
(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ», Ләйсән Сафина). Казандагы «Гаилә» мәчете мәдрәсәсенең ачылу вакыты, финанс кыенлыклар барлыкка килү сәбәпле, 2021 елның сентябренә күчерелә. Бу хакта мәчетнең имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин «Татар-информ» хәбәрчесенә сөйләде.
Фәйзи урамы, 2нче йортта урнашкан мәдрәсә төзелеше 2019 елның азагында башланды. Ул 100 кешегә исәпләнгән. Төзелеш башланганда мәдрәсә ачылышы 2020 елга ниятләнгән иде. Әмма, финанс кыенлыклары аркасында, быел мәдрәсәне ачып өлгерә алмыйлар.
«Бөтен кеше ярдәм итә: кайбер әбиләр бер кирпечкә акча бирә, кемдер ярты кирпечкә. Шулай Алланың рәхмәте белән, кирпеч-кирпеч җыеп барабыз. Эшләрдә булышыпмы, матди яктанмы ярдәм итүчеләр булса, без һәркемгә рәхмәтле булыр идек», — диде Рөстәм хәзрәт.
Гаилә мәчете янындагы төзелеп килә торган мәдрәсә ике бинадан торачак. Беренче бинада тәрәзәләр куелган, эчтә ремонт эшләрен башлау планлаштырыла. Ә икенче беркатлы бинада әлегә кирпеч эшләре бара.
Хәзрәт әйтүенчә, төзелү тәмамлангач та, мәдрәсә үзенең эшләрен башларга һәм шәкертләрне кабул итәргә әзер булачак. «Ярдәм бар икән — төзелү бара, ә инде юк икән, димәк, төзелү дә тукталып тора», — диде ул.
Рөстәм Хәйруллин, мәдрәсәнең төзелеше турында барлык социаль челтәрләрдә гел искәртеп тора. Шуңа күрә мәдрәсәне төзүдә һәркем үз өлешен кертә ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз