news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гаилә мәчете янында берьюлы 100 шәкерт укый алырлык яңа мәдрәсә төзелә

Яңа мәдрәсәне 2020 елның уку елы башында ачарга планлаштыралар.

Гаилә мәчете янында берьюлы 100 шәкерт укый алырлык яңа мәдрәсә төзелә
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ», Айгөл Шәйхлисламова). Гаилә мәчете янында берьюлы 100 шәкерт укый алырлык яңа мәдрәсә төзелә. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Гаилә мәчетенең имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин сөйләде.

Хәзрәт әйтүенчә, хәзерге вакытта Гаилә мәчетендә 40 төркемдә 400дән артык шәкерт башлангыч ислам белеме ала. Шәкертләрнең иң кечкенәсенә 3 яшь, олысына 90нан артык. «Мәчет зур кебек күренсә дә, мәчеттә ике сыйныф кына бар. Подвалда да укытырга мәҗбүр булабыз. Яхшы сыйныфлар кирәк дигән нияттән, уйлап, халыктан ярдәм сорап, мәчет янында ислам үзәге салырга булдык», — диде ул.

Мәдрәсәне төзүдә теләгән һәркем катнаша ала. «Бөтен кеше ярдәм итә: кайбер әбиләр бер кирпечкә акча бирә, кемдер ярты кирпечкә. Шулай Алланың рәхмәте белән, кирпеч-кирпеч җыеп барабыз. Кемнәр ярдәм итәргә тели, куллар беләнме, матди яктанмы, без һәр ярдәмгә рәхмәтле булыр идек», — диде Рөстәм хәзрәт.

Имам-хатыйб әйтүенчә, яңа мәдрәсәне 2020 елның уку елы башында ачарга планлаштыралар. Мәдрәсә Азино торак массивы, Фәйзи урамы, 2нче йорт адресы буенча урнашачак.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100