news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гадел Вафин: Рөстәм Гайфуллинга чын күңелдән рәхмәт әйтергә өлгердем

«Казанда футбол буенча дөнья чемпионаты уза иде. Мин аның янына туп формасындагы торт күтәреп килдем. Ул шуңа бик сөенгән иде», - диде Гадел Вафин.

Гадел Вафин: Рөстәм Гайфуллинга чын күңелдән рәхмәт әйтергә өлгердем
Рифат Каюмов

2013-2018 елларда Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгын җитәкләгән Гадел Вафин Казанның 21нче сырхауханәсе баш табибы Рөстәм Гайфуллинны соңгы юлга озатканда мәрхүмгә исән чагында рәхмәт әйтергә өлгергәнен белдерде.

Бүген Рөстәм Гайфуллинны Казан дәүләт медицина академиясеннән соңгы юлга озаттылар. Аның гомере 25 август төнендә ялда вакытта кан китүдән өзелгән иде.

«Бүген кешенең хезмәтен исән чагында бәяләргә кирәк, дигән сүзләр әйтелде. Бәхетемә, мин Рөстәм Гайфуллинга чын күңелдән рәхмәт әйтергә өлгердем. Ул көнне бүгенгедәй хәтерлим. Казанда футбол буенча дөнья чемпионаты уза иде. Мин аның янына туп формасындагы торт күтәреп килдем. Ул шуңа бик сөенгән иде», - диде Гадел Вафин «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Фото: © Рифат Каюмов

Гадел Вафин Рөстәм Гайфуллинны сәламәтлек саклау тармагында иң яхшы, иң якты лидерларның берсе иде, дип искә алды. Шул ук вакытта ул кешелекле, чын табиб булып кала белгән. Рөстәм Гайфуллин һәр авыруның хәленә керә белгән. Гадел Вафин өчен ул чын дус, яхшы белгеч, ышанычлы кеше булган.

Элеккеге министр 2010нчы елларда Республика клиник хастаханәсен яңарту чорын Рөстәм Гайфуллин белән бәйләп искә алды. «Республика клиник хастаханәсен яңартканда бик зур эш башкарылды. Объектта 1,6 мең төзүче генә иде. Эш барышын Рөстәм Гайфуллин белән майдан декабрьгә кадәр көн саен төнге беренче яртыда тикшереп йөрдек. Төзекләндерүне авырулар санын киметмичә башкарып чыга алуда Рөстәм Гайфуллин һәм аның командасының роле зур булды», - диде ул.

1982 елда төзелгән стационарны заманча итеп үзгәртү бик зур хезмәт таләп иткән. «Хастаханәне югары технологияле җиһазлар белән тәэмин итүдән тыш, һәр палатада юыну бүлмәсе, бәдрәф барлыкка килде. Аңарчы боларның берсе дә юк иде», - диде Гадел Вафин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100