Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанның 21нче сырхауханәсе баш табибы Рөстәм Гайфуллинны соңгы юлга озаттылар
Рөстәм Гайфуллинның гомере 25 август төнендә ялда вакытта кан китүдән өзелгән иде.
Бүген Казан дәүләт медицина академиясеннән Казанның 21нче сырхауханәсе баш табибы Рөстәм Гайфуллинны соңгы юлга озаттылар.
Баш табиб белән хушлашырга аның туганнары, хезмәттәшләре, дуслары, танышлары һәм Рөстәм Гайфуллин ярдәме белән тернәкләнгән кешеләр килде. Йөзләгән кеше мәрасим билгеләнгән вакыттан бер сәгать алда килеп, сәхнәгә чәчәк салган һәм залда урын алган иде. Медицина академиясенең актлар залында утырырга түгел, басып торырга да урын калмады. Залга керә алмаучылар хушлашу минутларын сабыр гына коридорда көтте.
Рөстәм Гайфуллин белән хушлашу мәрасимен Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Казанның 12нче сырхауханәсе генераль директоры Рамил Әхмәтов алып барды. «Рөстәм Гайфуллин 25 ел гомерен Республика клиник хастаханәсенә багышлады, шул исәптән 10 елга якын аның җитәкчесе булды. Соңгы 5 ел дәвамында ул республиканың иң эре сырхауханәләрнең берсе – Казанның 21нче сырхауханәсен җитәкләде. Бүген безнең өчен матәм көне», - диде Рамил Әхмәтов.
Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин кызыл розалар бәйләме белән килде. Ул үзен Рөстәм Гайфуллинның шәкерте, дип атады. «Мин 20 ел элек РКБга эшкә килгәч, Рөстәм Гайфуллин, ул вакытта җитәкче булмаса да, хирургия табиблары арасында лидер иде. Шул вакыттан бирле ул минем остазым булды. Дәвалау серләренә дә, җитәкчелек эшенә дә мин Рөстәм Гайфуллиннан өйрәндем», - диде Марсель Миңнуллин.
Марсель Миңнуллин Республика клиник хастаханәсенең яңартылуы, төзекләндерелүе Рөстәм Гайфуллин исеме белән бәйле булуын әйтте. Хастаханәдә бөтен көченә ремонт эшләре барганда да авыруларны кабул итү кимемәгән. «Аның җитәкчелегендә Татарстанда беренче мәртәбә авыруга чит кешенең бавыры күчерелде. Рөстәм Гайфуллин РКБны югарырак дәрәҗәгә күтәрәбез, дип хыялланып, янып-көеп йөрде», - диде Марсель Миңнуллин.
Татарстан Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова 2000нче елларда Татарстанның сәламәтлек саклау тармагын яңарту клиник хастаханәдән башлануын әйтте. «Башка сырхауханәләрнең алдагы көне, башлыча, РКБны яңартуга бәйле иде. Бездә югары технологияле медицинага таба барып булганын Рөстәм Гайфуллин җитәкләгән РКБ күрсәтте. Рөстәм Гайфуллин 21нче сырхауханәгә күчкән вакыт та авыр чорга – ковид чорына туры килде. Анда да ул үзен югары квалификацияле белгеч буларак күрсәтте», - диде Светлана Захарова.
Казанның «Бишбалта» мәчете имам-хатыйбы Госман хәзрәт Исхаков Рөстәм Гайфуллин рухына дога кылды, мөселманнарча җирләнәчәген әйтте.
«Бүген бәйрәм көн дип тормадыгыз, үзегезнең кардәшегезне ахыргы сәфәренә озатырга килдегез. Бәндәнең дөньяда ничек яшәгәне аның ахыргы көнендә билгеле була. Җеназа намазына кеше күп килсә, бәндәнең бу дөньяда файдалы булганы күренә. Бәндәләрнең иң хәерлесе – башка бәндәләргә файдалы булганы», - диде Госман хәзрәт Исхаков.
Рөстәм Гайфуллинны җирләргә Тынычлык бистәсе зиратына алып киттеләр. Аның гомере 25 август төнендә ялда вакытта кан китүдән өзелгән иде.
- Рөстәм Гайфуллин 1966 елның 6 сентябрендә Казанда дөньяга килгән. 1989 елда «дәвалау эше» белгечлеге буенча Казан медицина институтын тәмамлаган. 1990 елда – интернатура, хирургия, 2014 елда Казан дәүләт медицина академиясендә сәламәтлек саклауны һәм җәмәгатьчелек сәламәтлеген оештыру буенча профессиональ әзерлек узган.
- 1989-1990 елларда – Республика клиник хастаханәсенең хирургия бүлеге табиб-интерны. 1990-1993 елларда – Казанның 18нче хастаханәсенең үлекле хирургия бүлеге хирургы. 1993-2006 елларда Республика клиник хастаханәсенең хирургия бүлеге табибы. 2006-2010 елларда – Республика хастаханәсе баш табибының беренче урынбасары. 2010-2018 елларда – Республика клиник хастаханәсенең баш табибы. 2018 елдан – 21нче шәһәр сырхауханәсе баш табибы.
- ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамотасы, «Сәламәтлек саклау отличнигы» Күкрәк билгесе, ТР Министрлар Кабинеты Рәхмәте, «Татарстанның атказанган табибы» Мактаулы исеме, РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамотасы, Татарстан Президенты Рәхмәтенә лаек кеше.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз