news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Гадел әңгәмә» тапшыруында шагыйрә Гөлүсә Шаһбан булды

Проект кунагы иҗаты, Закир Шаһбан белән уртак тормышы һәм башкалар турында сөйләде.

«Гадел әңгәмә» тапшыруында шагыйрә Гөлүсә Шаһбан булды

(Казан, 15 ноябрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). «Гадел әңгәмә» тапшыруының чираттагы чыгарылышында шагыйрә, җыр сүзләре авторы Гөлүсә Шаһбан булды.

Тапшыруның авторы һәм алып баручысы Гадел Әхмәтҗановка ул үзенең иҗаты, дөньяга фәлсәфи карашы, Закир Шаһбан белән уртак тормышы, язмыш сынаулары һәм башкалар турында сөйләде.

Тапшыруны сылтама аша кереп карый аласыз.

Моңа кадәр проектта блогер Рафис Атаказ, телевидение, радио алып баручысы Айваз Садыйров, җырчы, блогер Лилия Хәйруллина, «Китап» радиосының башкарма продюсеры Лилия Кадырова, алып баручы Зөлфәт Зиннуров булды. Барлык чыгарылышларны да «Татар-информ»ның Ютуб-каналындагы «Гадел әңгәмә» дигән плейлистта карарга була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100