news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Интертат» Ютубта «Гадел әңгәмә» проектын башлап җибәрде

Тапшыруны журналист Гадел Әхмәтҗанов алып бара.

«Интертат» Ютубта «Гадел әңгәмә» проектын башлап җибәрде

(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ»). «Интертат» электрон газетасы «Гадел әңгәмә» дип аталган Ютуб-проект башлап җибәрде.

Тапшыруга татар эстрадасы артистлары, блогерлар, җәмәгать эшлеклеләре чакырыла. Беренче кунак — блогер Рафис Атаказ. Ул үзенең балачагы, блогер булып танылуы, якын кешесен югалтуы турында сөйләде, татар дөньясына кагылышлы мәсьәләләргә карата фикере белән уртаклашты.

«Гадел әңгәмә» тапшыруын «Татар-информ» журналисты Гадел Әхмәтҗанов алып бара. Беренче чыгарылышны сылтама аша кереп, карый аласыз.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100