news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы: Янгыннарның күбесе тәмәке тарту аркасында килеп чыга

Андрей Родыгин сүзләренчә, тәмәке тартучы һәм спиртлы эчемлекләр кулланучылар арасында профилактик чаралар үктәрүе кыен.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы: Янгыннарның күбесе тәмәке тарту аркасында килеп чыга
Рамил Гали

(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Татарстанда Яңа ел ялларында чыккан янгыннарның төп сәбәбе — тәмәке тартканда саксызлык. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәте җитәкчесе Андрей Родыгин хәбәр итте.

«Кешеләр үлеменә китергән янгыннарның төп сәбәбе — тәмәке тартканда куркынычсызлык чараларын үтәмәү. Моннан тыш Яңа ел бәйрәмнәрендә чыккан янгыннар ут белән саксыз эш итү, җылыту мичләренең һәм төтен торбаларының төзек булмавы, электр җиһазларын һәм транспорт чараларын эксплаутацияләү кагыйдәләрен бозу аркасында килеп чыкты», — диде ул.

Андрей Родыгин спиртлы эчемлекләр кулланмаска, ятакта, торак йортта тәмәке тартмаска чакыра.

«Тәмәке тартучылар һәм спиртлы эчемлекләр кулланучылар гаебе аркасында янгыннар еш чыга. Бу — профилактик чаралар үткәргәндә дә авыр категория», — дип өстәде белгеч.

«Татар-информ» 1-10 гыйнвар көннәрендә Татарстанда барлыгы 111 янгын чыкканы, аларда 14 кеше һәлак булуы турында язган иде.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100