news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел Татарстанда Яңа ел бәйрәме көннәрендә янгында үлүчеләр саны арткан

1-10 гыйнварда республикада барлыгы 111 янгын очрагы теркәлгән.

Быел Татарстанда Яңа ел бәйрәме көннәрендә янгында үлүчеләр саны арткан
"Татар-информ" архивы

(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Татарстанда Яңа ел ялларында чыккан янгыннарда 14 кеше һәлак булган. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 5 кешегә күбрәк. «Татар-информ» хәбәрчесенә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсенең матбугат хезмәте җитәкчесе Андрей Родыгин шул хакта хәбәр итте.

«1-10 гыйнвар көннәрендә Татарстанда барлыгы 111 янгын чыкты. Аларда 5 кеше зыян күрде, егермесе коткарылды, 14 кеше үлде. Узган елның шул ук чорында 103 янгын очрагы теркәлде, 9 кеше һәлак булды», — диде ул.

Андрей Родыгин әйтүенчә, бәйрәм көннәрендә чыккан янгыннарның күбесе торак секторда булган.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе республика халкын спиртлы эчемлекләр кулланмаска, урын өстендә тәмәке тартмаска, балаларны ялгыз калдырмаска, ватык электр үткәргечләр кулланмаска чакыра. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100