Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Габдулла Тукай хәзер нинди булыр иде икән?» темасына иҗади эшләрнең җиңүчеләре билгеле
Бу проектлар Клячкин хастаханәсендә ачылачак кафе дизайнында кулланылачак.
Казанда «Алдынгылар хәрәкәте» балалар һәм яшьләр хәрәкәте бинасында оешманың җитәкчесе Тимур Сөләйманов инициативасы белән «Габдулла Тукай хәзер нинди булыр иде икән?» темасына дизайн эшләре – артлар тәкъдим итүгә багышланган очрашу булды. «Татар-информ» хәбәрчесе җиңүче дип табылган проектларны тәкъдим итә.
- Хәрәкәтнең җитәкчесе Тимур Сөләйманов, Клячкин хастаханәсендә Габдулла Тукай үлгән палатага яңа сулыш өрү максатыннан, яшь дизайнерлар ярдәме белән шәһәрдәге яңа иҗтимагый киңлек тудырылачагын әйткән иде. Тәкъдим ителгән артлар Тукай бүлмәсе-музеен бизәүдә кулланылачак. «Яңа иҗтимагый киңлек шагыйрьнең иҗатына, глобаль яктан караганда, әдәбият һәм милли мәдәнияткә багышланган, артлардан күргәзмә ясалачак, ә иң яхшы эшләр яңа мерчка (логотиплы продукция) нигез булачак», диелгән.
Хәрәкәт оештырган воркшоп-остаханәгә студентлардан барлыгы 46 гариза килгән, шуларның сигезе бүген жюри әгъзаларына тәкъдим ителде. Алар арасында: «Тукай-Супермен», «Комикстагы Тукай», «Гарри Поттер Тукае», «Тукай әкиятеннән бер күренеш» дип аталганнары бар иде. Өч кешене җиңүче дип игълан иттеләр.
Мария Анчугова өч ел ярым элек Татарстанга күченгән, кафелар челтәрендә каһвә пешерүче булып эшли. Ул «Алдынгылар хәрәкәте» бинасында каһвәханә ачарга ниятли. Аның рәсемендә касә тоткан Габдулла Тукай сурәтләнгән, касә эчендә – Су анасы, ә Тукайның бер җилкәсеннән Шүрәле карап тора.
«Остаханә турында ишеткәч, бик тә кызыксындым, чөнки булачак эш урыныма үз өлешемне кертергә теләдем. Мин Тукайны яшь һәм заманча итеп сурәтләдем. Минемчә, аның татар яшьләренә карата фикерләре бүген дә үзгәрмәс иде. Шагыйрь образы яшьләр өчен кызыклы булыр дип уйлыйм. Рәсемнең үзенчәлеге шунда – аның фоны чын каһвә белән ясалды», — диде җиңүче Мария Анчугова.
Алёна Хәбибуллина фикеренчә, һәр кеше өчен Габдулла Тукай образы үзенчә күренә. «Кем өчендер Тукай – кәләпүшен киеп фотога төшкән шагыйрь, кем өчендер Габдулла Тукай диюгә аның вафатына берничә көн кала Клячкин шифаханәсендә төшкән фотолары күз алдына килә. Шуңа күрә мин шагыйрьнең төгәл рәсемен сурәтләмәскә булдым, аның исеме, фамилиясе һәм әтисенең исеме сүзләреннән силуэтын формалаштырдым», - диде ул.
Анна Савинова «Һәркемнең үз Тукае» дип имзаланган комикс тәкъдим итте. Текстта хаталар бар, автор татарчага тәрҗемә итү өчен тәрҗемәче файдалануын әйтте.
Анна Савинова – Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты студенты, Казан кызы. «Казанда яшәгәч, Габдулла Тукай исеме белән очрашмыйча калмыйсың. Иң элек, башлангыч мәктәптә мин аның әкиятләрен укыдым. Зуррак сыйныфларда Тукайны башкача кабул итә башладым, аның татар теле үсешенә йогынтысын тойдым. Минем уемда ул әкиятче-шагыйрь образында формалашты. Мин аның тормышындагы мизгелләрне комикс форматында сурәтләдем», – диде җиңүче.
«Татарстанда «алдынгылар хәрәкәте» йорты Габдулла Тукай соңгы көннәрен үткәргән урында (элекке Клячкин шифаханәсе) урнашкан. Без башкарган һәр эшнең мәгънәле булуы, буыннар белән тарих арасындагы бәйләнеш булу мөһим. Бүгенге көндә бурычыбыз — бөек шагыйребез үз әсәрләренә салган мәдәниятне, тарихны, традицияләрне саклау. Моның өчен яшьләргә иҗтимагый киңлекне бергә булдырырга тәкъдим иттек», — диде «Алдынгылар хәрәкәте»нең Татарстандагы бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов.
Аның әйтүенчә, бинаның беренче катында кафедан кала, китап кибете яки китапханә булдырылырга мөмкин. «Проектлар камилләштереләчәк һәм кафе дизайнында кулланылачак. Кафе быел ачылыр дип планлаштырабыз», - диде ул.
- Жюри әгъзалары арасында «Алдынгылар хәрәкәте»нең Татарстандагы бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов, Габдулла Тукай әдәби музееның өлкән фәнни хезмәткәре Лена Тябина, Фешин исемендәге Казан сынлы сәнгать училищесы директоры Ольга Гыйльметдинова, ABAU бюросы җитәкчесе Руслан Гыйльманов, дизайнер һәм рәссам Динар Ярми бар иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз