news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе күләмен ике тапкыр арттырдылар

Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе күләмен ике тапкыр арттырдылар
Владимир Васильев, архив

Татарстанда Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе күләмен ике тапкыр – 500 мең сумнан 1 миллион сумга кадәр арттырдылар. Бу турыда карарны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалады.

«1 пунктның икенче абзацында «һәрберсе биш йөз мең сум» сүзләрен «һәрберсе бер миллион сум» сүзләренә алмаштырырга», диелә текстта.

Исегезгә төшерәбез, премия ел саен республиканың өч мәдәният хезмәткәренә яки коллективына бирелә. Бүләкләү тантанасы Габдулла Тукай туган көнендә – 26 апрельдә уза.

  • Язучылар Тукай премиясенә дәгъва итүче өч язучыны да лаек дип бәяләде, дип язган идек.
news_right_1
news_right_2
news_bot