news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Язучылар Тукай премиясенә дәгъва итүче өч язучыны да лаек дип бәяләде

Язучылар Тукай премиясенә дәгъва итүче өч язучыны да лаек дип бәяләде
Рузилә Мөхәммәтова

Татарстан Язучылар берлегендә Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә дәгъва итүче язучылар белән очрашу бара. Язучылар Тукай премиясенә дәгъва итүче өч язучыны да лаек дип бәяләде.

Быел Тукай премиясенә Флера Гыйззәтуллинаның «Яну дәверләрендә», «Вөҗдан үре – йөрәк түре» китаплары, Наил Касыймовның «Су буенда учак яна» җыентыгы, Шәүкәт Гаделшаның «Аучы җыры», «Чоңгыл», «Иман капка ачканда», «Себерем-үз җирем» китаплары тәкъдим ителгән.

Рәдиф Гаташ шагыйрә Флера Гыйззәтуллинаны пәйгамбәргә тиңләде. Себер татары шагыйре Шәүкәт Гаделшаны үз шагыйребез дип атады. Наил Касыймовны әлеге өчлектән иң популяры дип белдерде.

Сания Əхмәтҗанова Тукай премиясенә дәгъва итүче шагыйрьләр иҗатын таныту максатыннан социаль челтәрләргә аларның әсәрләрен куеп баруын, аларның әсәрләре белән «Əдәби марафон»да катнашуын әйтте.

Зиннур Мансуров һәр намзәт турында җылы сүзләр әйтте. Тукай премиясе комиссиясе тәкъдим иткән һәр өч кандидатураны да лаек дип нәтиҗә ясады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100