news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Габдрахман Әпсәләмов — «Сугыштан соң җиң сызганып иҗади эшкә тотына»

Ул яшьлегенә туры килгән дәһшәткә һәм аның каһарманнарына берничә роман, повесть багышлый.

Габдрахман Әпсәләмов — «Сугыштан соң җиң сызганып иҗади эшкә тотына»

Язучы-фронтовик Габдрахман Әпсәләмов — 20 йөз татар әдәбиятында үзенең ныклы урыны булган, әсәрләре әлегәчә иң күп басыла һәм укыла торган әдипләребезнең берсе. Аның 1960 елларның беренче яртысында язылган «Ак чәчәкләр», русчага тәрҗемәдә «Белые цветы» романы төрле телләрдә 5 миллион данә тулай тираж белән дөнья күрә!

Габдрахман Сафа улы Әпсәләмов 1911 елның 28 декабрендә элекке Пенза губернасы Краснослободск өязе, хәзер Мордва Республикасының Ковылкино районы Иске Аллагол авылында туа. Үз авылларындагы башлангыч мәктәпнең өч сыйныфын тәмамлагач, ул Мәскәүгә китеп, укуын Нариманов исемендәге 27 нче татар урта мәктәбендә дәвам иттерә. Шунда әдәби иҗат белән кызыксына башлый: әдәби түгәрәккә йөри, пьесалар, шигырьләр һәм хикәяләр яза.

Арада берсе — «Әнвәр тегермәне» исемле шигыре — «Октябрь баласы» журналында басылып та чыга. 8 нче сыйныфны тәмамлагач, Габдрахман Әпсәләмов ФЗӨ мәктәбенә укырга керә, аннары җиде елга якын Мәскәү заводларында слесарь һәм токарь булып эшли. 1940 елда М.Горький исемендәге Әдәбият институтын тәмамлый. Шул ук елда Татарстан дәүләт нәшриятында яшь әдипнең балалар өчен язылган «Киләчәк безнеке» исемле пьесасы, ә тагын бер елдан «Бәхет кояшы» исемле хикәяләр җыентыгы басылып чыга.

1941 елда Габдрахман Әпсәләмов сугышка алына. Башта Карелия фронтының диңгез бригадасы составында — миномёт расчёты командиры, разведчик, 1943–1946 елларда — фронт газеталарында хәрби хәбәрче булып хезмәт итә. Аннары Япониягә каршы сугышта катнаша. Сугыш темасы соңрак аның бөтен иҗаты буйлап уза. Ул яшьлегенә туры килгән дәһшәткә һәм аның каһарманнарына берничә роман, повесть багышлый.

Сугыштан соң Габдрахман Әпсәләмов җиң сызганып иҗади эшкә тотына. Ул сигез роман: «Алтын йолдыз», «Газинур», «Сүнмәс утлар», «Ак чәчәкләр», «Мәңгелек кеше», «Күк күкрәр», «Агыла болыт», «Яшел яр» романнарын, шулай ук күпләгән повестьлар, хикәяләр, журнал мәкаләләре, тәрҗемәләр авторы.

Тыгыз иҗади тормыш белән яшәвенә карамастан, Габдрахман Әпсәләмов гомере буе җәмәгать эшләре белән шөгыльләнә: 6 нчы чакырылыш СССР Югары Советы депутаты була, КПССның ХХII съезды делегаты итеп сайлана. Сайланулы вазифаларыннан күп тапкырлар Россия һәм Татарстан Язучылар берлекләренең идарә әгъзасы булуын, озак еллар «Казан утлары» һәм «Дружба народов» журналларының редколлегия әгъзасы итеп сайлануын да әйтик.

Габдрахман Сафа улы 1979 елның 7 февралендә Казан шәһәрендә вафат була. Яңа Татар бистәсе зиратында җирләнә.

Язучының гаиләсе турында берничә сүз. Демобилизацияләнгәннән соң, 1946 елның апрелендә ул үзен үзбәк тылында көтеп алган сөйгәне Маһинур белән Казанга күченеп кайта. Сүз уңаеннан Маһинурның чыгышы белән татар морзаларыннан булуын, агасы Гыйниятулла Селихметнең Харбин мәчетенең беренче имамы икәнен белдереп үтик.

Яшь гаиләнең Казанда ике балалары: уллары Булат һәм кызлары Ләлә туа. Ләлә Әпсәләмова — инглиз теле укытучысы, Мәскәүдә яши; аның ире — атаклы джаз саксофонисты һәм композитор Алексей Козлов. Булат Әпсәләмов, талантлы галим һәм педагог, 1995 елда, 48 яшендә вакытсыз дөнья куя. Габдрахман Әпсәләмовның оныгы — Альбина Булат кызы Әпсәләмова — танылган шагыйрә, «Казан» журналының баш мөхәррире. Тагын бер оныгы — Тимур Булат улы Әпсәләмов — икътисад фәннәре кандидаты.

Язучының вафатыннан соң да 40 елдан артык вакыт узды, әмма аның исеме онытылмый. Иң популяр әсәре — «Акчәчәкләр» романы буенча фильм төшерелде. Казан шәһәрендәге бер урам язучы исемен йөртә. Әпсәләмов урамын кисеп узучы «Ак чәчәкләр — Белые цветы» бульвары шәһәр халкының яраткан ял урыны. Габдрахман Әпсәләмовның китаплары бүген дә кабаттан бастырып чыгарыла, аларны яшьләр укый, интернеттан күчереп ала. Язучы бәхете шундый буладыр…   

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100