news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Габделхак Мотыйгуллин: Ноябрьгә кадәр хуҗалыклар биологик сакланышны тәэмин итәргә тиеш

Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин сүзләренчә, йогышлы авыруларны булдырмау буенча республика штабы карары буенча, быел ноябрь аена кадәр барлык предприятиеләр үзләренең биологик сакланышын тәэмин итәргә тиеш.

«Бу мәсьәлә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров контролендә. Республика предприятиеләре биологик сакланыш буенча эшне гел кичектереп килде, ә хәзер вакыт аз калып бара», - дип кисәтте белгеч «Татар-информ» уздырган матбугат конференциясендә.

Габделхак Мотыйгуллин сүзләренчә, бүген күп кенә хуҗалыклар ачык режимда эшли. Ул, бруцеллез керү сәбәпле, барлык терлекчелек оешмалары катгый рәвештә ябык режимда эшләргә бурычлы булуын ассызыклады.

Моның өчен бөтен периметр буенча территориягә койма тотылган булырга тиеш. Автотранспортны эшкәртү өчен һәр сезонга яраклы дезинфекция барьеры эшен оештыру, өй киемен эшнекенә алмаштыру мөмкинлеге белән эшче персонал һәм килүчеләр өчен санүткәргеч эшен оештыру, автотранспортка дезинфекция үткәрүне һәм эшчеләрнең кием алмаштыруын контрольдә тотучы каравылчылар яки дежур хезмәткәрләр эшен оештыру зарур.

Габделхак Мотыйгуллин ветеринария белешмәләре булмаган терлек күпкә арзанрак булуына кызыкмаска өндәде. «Үзенең биологик сакланышын кайгырткан, терлек кайтартуны махсус хезмәтләр белән килештергән һәм бары тик ветеринария таныклыгы булган терлек алучы хуҗалыклар киләчәктә үзләрен саклап кала калачак», - диде.

Белгеч Татарстанда ачыкланган барлык бруцеллез очракларының сәбәбе читтән санкцияләнмәгән рәвештә терлек кертү булуын искәртте.

news_right_1
news_right_2
news_bot