news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Габделхак Мотыйгуллин: Бруцеллез авыру малны законсыз юл белән кертү сәбәпле килеп чыкты

Габделхак Мотыйгуллин: Бруцеллез авыру малны законсыз юл белән кертү сәбәпле килеп чыкты
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Республикада соңгы өч елда барлык бруцеллез очраклары авыру терлекне санкцияләнмәгән юл белән кертү аркасында килеп чыккан.

Бу хакта «Татар-информ»да матбугат конференциясендә Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин әйтте.

Ул быел Чүпрәле районының Иске Кәкерле авылында Ә.Әмиров шәхси хуҗалыгында мөгезле эре терлек арасында бруцеллез авыруы табылганын искәртте. Узган елда - дүрт (Кайбыч районы Пукачев КФХ, Яшел Үзән районы Гариев И. КФХ, Сарман районы Сарайлы шәхси ярдәмче хуҗалыгы, Балык Бистәсе районы шәхси эшмәкәр Хәбибуллин хуҗалыгы), 2023 елда ике очрак (Яңа Чишмә районы Скоков КФХ, Әтнә районы «Тукай» ҖЧҖ) ачыкланган иде.

«Барлык җиде очрак санкцияләнмәгән рәвештә терлек кертү аркасында. Бруцеллез һәм башка чирләрне дәвалап, тискәре нәтиҗәләренә каршы көрәшкәнгә караганда, аларны булдырму җиңелрәк», - диде Габделхак Мотыйгуллин.

Аның сүзләренчә, хайван һәм кош сатып йөрүчеләр проблема тудыра, алар кешене арзан терлек белән кызыктыра. «Хайваннарны документларсыз кайтаралар һәм халыкка саталар. Гражданнар һәм хуҗалык җитәкчеләре рөхсәтсез һәм ветеринария таныклыгыннан башка терлек сатып алмасын иде, шул вакытта бездә йогышлы чирләр булмаячак», - диде Габделхак Мотыйгуллин.

news_right_1
news_right_2
news_bot