Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Габделәхәт Хәкимов: Сөткә бәянең төшүе нәтиҗәсендә хуҗалыклар 646 млн сум акча югалтты
Әтнә муниципаль районы башлыгы Габделәхәт Хәкимов Әтнә районы Советының социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләренең киңәйтелгән утырышында чыгыш ясады.
«Шундый хезмәт куелган өлкәнең 2023 ел нәтиҗәләре буенча бар тик 12,3 процент рентабельлек белән чыгуы - «илебездә авыл хуҗалыгының киләчәге бармы икән?» - дигән сорау тудыра. Бары тик сөткә бәяләрнең төшүе нәтиҗәсендә генә районыбыз хуҗалыклары 646 млн сум акча югалттылар! Игътибар итегез: әле бу югалту техникага, сатып алынучы азыкка, ягулыкка бәяләр үсүне исәпләмәгәндә», - диде ул.
Аның әйтүенчә, көн саен яңалыкларны өйрәнеп, һәр адымны үлчәп, алдан планлаштырып, һәр тиенне санап, районның авыл хуҗалыгы өлкәсен алып баралар.
«Терлекчелекнең нигезе – мул һәм сыйфатлы терлек азыгы хәзерләү. Республикада йөз гектар сѳрүлек җирләренә иң күп баш терлек туры килгән район буларак, бу мәсьәлә безнең өчен бик мөһим. 2023 елның җәе игенчелек өчен аеруча кырыс булуга карамастан, бер баш шартлы терлеккә 29 центнердан артык терлек азыгы әзерләнде. Бөртеклеләрнең һәр гектарыннан 31,4 центнер уңыш җыеп алынды. Тулаем җыем 58 500 тоннадан артык тәшкил итте», - диде Габделәхәт Хәкимов.
Район башлыгы мондый шартларда район оешканнан бирле игенчелек продукциясен терлекчелек аша үткәргәндә генә яшәп һәм үсеп булганлыгын әйтте. «Без моңа кат-кат инанабыз. Район авыл хуҗалыгы предприятияләрендә һәм фермер хуҗалыкларында 29 мең 995 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 9655 баш савым сыер асрала», - дип искәртте ул.
«Билгеле булганча, бүгенгесе көндә халык хуҗалыгының һәр өлкәсендә квалификацион кадрлар кытлыгы проблемасы тора. Авыл хуҗалыгында бу проблема аеруча нык сизелә. Районыбызның агросәнәгать оешмалары бу юнәлештә төрле кызыксындыру чаралары куллана. Шул максаттан чыгып, «Шахтёр» һәм Тукай хуҗалыклары үзләренә эшкә килергә теләк белдергән эшчеләр өчен алты коттедж төзеделәр», - диде Габделәхәт Хәкимов.
Ул әлеге эшләрнең, нигездә, хуҗалыкларның үз финанслары белән башкарылуын әйтте. «Бу безнең хуҗалык итә белүебезнең тагын бер уңай чагылышы. Әтнә – бурычларга кермичә, үз көче белән эшли торган район. 2023 ел азагына, бурычлар район күмәк хуҗалыкларының агымдагы еллык акча кеременең 25 процентын тәшкил итә. Республика буенча исә бу сан – 123 процент», - диде ул.
- Илнур Гарипов: Әтнә районы – республикада сөт терлекчелеге өлкәсендә лидер.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз