news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илнур Гарипов: Әтнә районы – республикада сөт терлекчелеге өлкәсендә лидер

Илнур Гарипов: Әтнә районы – республикада сөт терлекчелеге өлкәсендә лидер
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Татарстан Рәисе Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары – Татарстан Рәисенең Территорияләр белән эшләү идарәсе башлыгы Илнур Гарипов Әтнә районы Советының киңәйтелгән утырышында катнашты. Утырышта ул Әтнә районының республика буенча сөт терлекчелеге өлкәсендә беренче урында булуын әйтте.

«Масштаб буенча Әтнә – иң кечкенә районнарның берсе, әмма әлеге район республика үсешенә бик зур өлеш кертә. Әтнә районы – авыл хуҗалыгында, сөт терлекчелегендә лидер, шул ук вакытта, районда социаль тармак уңышлы үсеш ала. Алга таба да шушы уңышлы күрсәткечләрне саклап калым, эшләрне дәвам итеп, тагын да югары дәрәҗәләргә ирешергә насыйп булсын», - диде чыгышында Илнур Гарипов.

Әтнә муниципаль районы башлыгы Габделәхәт Хәкимов та районның социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре турында чыгышында бу сүзләрне раслады.

«Сөт җитештерү буенча районыбыз хаклы рәвештә республикада беренче урында бара. Узган елда бер гектар авыл хуҗалыгы җирләренә күчереп исәпләгәндә 2296 килограмм сөт җитештердек. Республика буенча уртача күрсәткеч 419 килограмм тәшкил итә. Бер сыерга уртача еллык савым 11420 килограмм тәшкил итте. Татарстан буенча бу күрсәткеч – 7773 килограмм», - диде район башлыгы.

Аның әйтүенчә, узган ел авыл хуҗалыгы предприятияләре тарафыннан 123 мең тонна сөт һәм 5,2 мең тонна ит җитештерелгән.

«Узган ел белән чагыштырганда, сөт җитештерү 6,6 процентка, ит җитештерү 3,8 процентка артты. Бүген көндәлек җитештергән сөтебез 293 тоннадан артып китте. «Таң» хуҗалыгында көненә 58 тонна, Ленин исемендәге хуҗалыкта 43 тонна, «Шахтер» һәм «Уңыш» хуҗалыкларында 42шәр тонна сөт җитештерелә. Бер баш сыердан тәүлеклек уртача савым 30 килограмм чиген узды. Әлеге югары күрсәткечләргә бу хуҗалыклар эзлекле рәвештә алга карап эш итү, яңа заманча технологиялар кертү, азык әзерләү үзәкләре булдыру хисабына ирешә», - диде Габделәхәт Хәкимов.

Аның фикеренчә, сөтчелек – авыл хуҗалыгының, авыл хуҗалыгы – районның яшәү чыганагы, үсеш катализаторы. «Ел дәвамында барлык төр тармаклар буенча хуҗалыкларга 4 миллиард 400 млн сум акча керде, шуның 3 миллиард 400 млн сум, ягъни 77 процентын сөтчелек тармагы бирде, ит сатудан 792 млн сум (18 процент), игенчелек продукциясе сатудан 120 млн сум (2,7 процент) ,башка төр тармаклардан 83 млн сум (1,9 процент) керем алынды», - дип йомгак ясады ул.

Фоторепортаж: Михаил Захаров
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100