news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгәр ветеринария пунктлары бар икән, алар эшләргә тиеш – Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе

Алмаз Хисаметдинов ветеринария пунктлары булып та, тулы куәтенә эшләмәгән районнарны тәнкыйтьләде.

(Әлки, 16 ноябрь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Бүген Әлки районына Татарстанның баш ветеринария табиблары җыелды. Алар Татарстан Республикасы ветеринария пунктларында эшчәнлекне оештыру мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмәдә катнашты.

Исегезгә төшерәбез, семинар делегатлары иң элек Түбән Әлки һәм Юхмачы авыл ветеринария пунктлары эшчәнлеге белән танышты. Көннең икенче яртысында мал табиблары Базарлы Матак мәдәният йортында киңәшмәдә фикер алышты.

Эшчәнлекләре шулай ук үрнәк итеп куярлык мал табиблары да хисап тотты. Болар – Кукмара районының Зур Сәрдек мал табибы Рәхимулла Галимуллин, Арча районының Түбән Аты авылыннан Фидарис Фәйзрахманов һәм Лениногорск районының Сарабиккол ветпункт җитәкчесе Людмила Звонорева.

Маллар күп – табиб бер генә яки киресенчә
Республиканың ветпункт эшчәнлеге буенча тулы чыгышны Татарстан Республикасы Министрлар кабинетының Баш ветеринария идарәсе дәвалау-профилактика бүлеге башлыгы Солтан Латыйпов ясады. Аның сүзләрен бүлек башлыгы Алмаз Хисаметдинов шәрехләп, эшне җиренә җиткермәгән баш мал табибларына шелтә белдерде.

Солтан Латыйпов, конкрет мисаллар белән, җирлектә мал саны әз булып та, берничә хезмәткәр эшләвен яки киресенчә бер мал табибына билгеләнгән мал санының артык күп булу очракларын әйтте. Аны бүлдереп, Алмаз Гаптрәүфович:

“Малларны йә башка ветпункт балансына кертергә, йә әз мал карый торган хезмәткәрне монда билгеләргә кирәк. Авыл аралары якын булса, моның бер начарлыгын да күрмим. Йөкләнеше зуррак булган мал табибы 2-3 тапкырга күбрәк хезмәт хакы алмый. Булса, 2-3 меңгә артыграктыр”, – диде.

Баш ветеринария хезмәте җитәкчесе, кайбер район мал табибларына берничә тапкыр да шелтә белдерде.

Әйтик, Питрәч районының Шәле авылында бер табибка 4000 баш мал туры килә.

“Бу – бик зур сан. Ел әйләнәсендә мал табибы бер мал янына 10 тапкыр барырга тиеш. Йөреп чыга аламы ул аны? Шикләнәм! Шәле – Казанны сөт белән тәэмин итә торган авыл. Сыерлар мал табибына мохтаҗ авыл дияр идем. Шулай ук Чыты, Татар Казысы авылы ветпунктлары да мактарлык эшли димәс идем”, – диде.

Мисалларны дәвам итсәк, Саба районының Тимершык авылында 5010 баш терлек исәпләнә. Бары тик бер табиб эшли.

Тукай районының Теләнче Тамак авылында, киресенчә, 900 баш терлеккә 3 белгеч хезмәт күрсәтә. Бу – куелган йөкләнеш нормасының яртысына да туры килми.

Елына бер операция ясалмаган ветучастоклар да бар
Баш ветеринария идарәсе белгечләре, киңәшмә барышында ветпункт базасындагы клиниканың да тулы куәтенә эшләмәвенә басым ясады.

“Кастрация һәм стерилизация дә безнең эш. Ел буена бер генә авыл кешесе дә бу мәсьәлә буенча мөрәҗәгать итмәве гаҗәп. Димәк, ветпунктларда мондый хезмәт күрсәтү төрен белмиләр. Дөрес, эт-мәчегә авыл җирендә артык игътибар юк. Әмма аягы өшүме, капкынга эләгеп зыян күрүме – берсе булса да мөмкин эш. Чүпрәле, Минзәлә, Питрәч районнарында ел буена бер операция дә ясалмаган”, – диде җитәкче.

“Әгәр кирәкле дару даруханәдә булса, халык әллә кая йөрмәс иде”

Шулай ук ветпункт базасындагы даруханә эшчәнлегенә дә аерым анализ ясалды.

Искәртеп үтик, рейд вакытында, Алмаз Хисаметдинов Түбән Әлки һәм Юхмачы авылларындагы даруханәләр белән дә ныклап кызыксынды. Әйтик, Юхмачы ветеринария пункты базасындагы даруханә аена 7-16 мең сумлык товар сата.

“Халыкка ни кирәк шуны кайтартыгыз. Язын халык тавык-чебеш ала, аларга кирәкле витамин һәм катнашмалар, җәйге челләдә чебен-черки, кортка каршы дарулар, маститка каршы препаратлар, марля кирәк. Көзен һәм кышын тавыкларга йомырка салдыру өчен, малларга витаминнар тәкъдим итегез”, – диде.

Солтан Латыйпов үз чыгышында даруханәләр буенча да саннар китерде.

“Әлмәтнең өч ветпунктының берсендә дә бер тиенлек тә керем юк”, – диде ул. Алмаз Хисамединов, аны бүлдереп:

“Үзегездә булса, халык боларны алыр өчен, шәһәргә барып та йөрмәс иде”, – диде. – Апас районының өч ветпункты да “нульдә”. Биредә шулай ук бер тиенлек товар сатылмаган. Тәтеш районыннан кайтканда, Иске Йомралы ветпунктына махсус кердем. Анда бер кыз утырып тора, башка берни юк".

Апасның ут күршесе булган Буа эшчәнлегенә дә шелтә белдерелде.

“Буада терлек асрамыйлармы әллә?” – диде ул баш мал табибына мөрәҗәгать итеп. – Дару булса, сатыла ул. Бу – сезнең эшләп бетермәвегез”.

Яшел Үзән районының бер ветпунктында нибары 68 сум керем. Әле анда барып карасаң, даруы да юктыр. 10 мең сумлык даруыгыз, башка товарлар тезелеп торсын. “Бездә ул бар, бу бар дип, игълан бирегез, халыкны кызыксындыра белегез”, – диде.

Даруханәләр буенча “кара исемлек”тә тагын Кама Тамагы, Сарман, Тукай, Чирмешән, Чистай районнары да бар.

“Меркурий” программасыннан барлык мал табибы куллана белергә тиеш
Алмаз Хисаметдинов, киңәшмә ахырында, шулай ук ветеринария пунктларының “Меркурий” программасы белән эшләмәүләрен дә әйтеп узды. Ул – белешмәләрне электрон форматта бирергә ярдәм итә.

“2018 елга бөтенегез бу программада эшләргә өйрәнергә тиешсез. Ел ахырына кадәр без сезне ноутбуклар белән тәэмин итәбез. Ветучастокларга интернет кертү мәсьәләсен дә хөкүмәт дәрәҗәсендә чишәрбез дип уйлыйм”, – диде.

Искәртеп үтик, бүген Әлки районында, 2013-2013 елларда яңа модульле ветеринария пунктлары төзеп тапшырылганнан соң, мал табибларының эшчәнлегенә беренче тапкыр киңәйтелгән бәя бирелде. Семинар барышында мал табиблары үрнәк ветучастоклар белән танышты. ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе иң алдынгы һәм артта баручы районнарны атады, мал табибларына ясалма каплатуда яңа бурычлар куйды, ерак авылларга хезмәт күрсәтү өчен, мобиль ветеринария пункт-машиналары алыначагын хәбәр итте, Татарстанның башка районнарга караганда ветеринар әзерлеге югары булуын билгеләп үтте, дәвалау-профилактика бүлеге башлыгы Солтан Латыйпов, халыкның эт-мәчеләргә игътибар аз булуын әйтте.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100