Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Гөлтән Бәдретдин Финляндиядә татарча җырлаучы яшь буын үсеп килүен әйтте
Финляндиянең татар мәхәлләсе җитәкчесе алардагы яшьләрнең барысы да татар телен белүен искәртте.
(Казан, 30 август, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина).Финляндиядәге татар мәхәлләсе оешмасы җитәкчесе Гөлтән Бәдретдин Финляндия татарлары арасында яңа буын татарча җырлаучы яшьләр барлыгын әйтте. Бу хакта ул 30 августта Казан Кремлендә узган TAT CULT FEST фестивалендә “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә сөйләде.
- Искәртеп үтик, Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры Искәндәр Гыйләҗев Финляндия татар диаспорасы бер-ике буыннан юкка чыгачак, дип белдергән иде.
“Ширин Исламетдин, аның рэп җырлаучы абыйсы, Хәсән, Ганнер, Дәрья, Насретдин кебек яңа буын татарча җырлаучы яшьләребез бар. Әмма аларга әле 15-16 яшь кенә. Безнең балалар бөтенесе дә татарча белә. Искәндәр Гыйләҗевне аңлыйм. Шуны курыкмыйча әйтә алам: бездәге яшьләр Казан яшьләренә караганда татарча күбрәк белә”, - диде ул.
Мәхәллә җитәкчесе бер-ике буыннан соң нәрсә буласын, Аллаһы Тәгалә генә белә, Татарстанда да татарлар татарча сөйләшмәскә мөмкин, дип белдерде.
“Казан фестиваленә Финляндиядән үзебезнең “Башкарма” төркеме белән килдек. Алар 30-40 ел буена борынгы татар милли көйләрен яңартып җырлый. Бер атна элек кенә әле Хельсинкида концерт бирделәр. Әмма алар профессионал түгел, барысының да үз шөгыле бар, бары хобби буларак кына бергә җыелалар. Бездә 100 процент артист булып эшләүче бер татар да юк, һәммәсе дә эш белән мәшгуль”, - диде ул.
Гөлтән Бәдретдин сүзләренчә, Финляндиядә кем генә концерт бирмәсен, барысы да килеп тыңлый. “Башкарма” төркеме концертында да халык күп җыелган иде. Чөнки фин халкы музыканы бик ярата”, - дип сөйләде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз