ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Татарстан Президенты TAT CULT FEST фестивален тамаша кылды

30 август 2019, 20:10 , Фото: Салават Камалетдинов

Татарстан Президенты TAT CULT FEST фестивален тамаша кылды Рөстәм Миңнеханов Казан Кремленә килгәндә фестивальнең хедлайнеры "Башкарма" төркеме чыгыш ясый иде.

Казан, 30 август, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Бүген Казан Кремлендә TAT CULT FEST фестивален Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тамаша кылды. Бу вакытта төп сәхнәдә "Башкарма" фин татарлары төркеме чыгыш ясый иде.

Президентны фестивальнең идея авторы һәм төп оештыручысы Ильяс Гафаров, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслимова һәм башкалар озатып йөрде.

Рөстәм Миңнеханов Татарстанның 100 еллыгына багышланган социаль проект белән танышты, тукталып милли дизайнерлар тәкъдим иткән товарларны карады, үзләре белән дә аралашып өлгерде. Ильяс Гафаров быел фестивальдә катнашкан дизайнерлар үткән елга караганда ике тапкырга күбрәк булуын әйтте.

Рөстәм Миңнеханов Кол Шәриф мәчете алдындагы мәйданда урнашкан "Балалар мәйданчыгы" аша һәм "Театр мәйданчыгы" яныннан үтте. Театр сәхнәсендә Минзәлә татар дәүләт театрының "Салкын кын" спектакле бара иде. Ирада Әюпова спектакльнең "Кече шәһәр театрлары" федераль проекты кысаларында куелганын хәбәр итте.

Рөстәм Миңнеханов Казан Кремленә килгәндә фестивальнең хедлайнеры "Башкарма" төркеме чыгышы бара иде. Президент фин татарлары оешмасы җитәкчесе Гөлтән Бәдретдин белән күрешеп, Финляндия татарларына сәламнәрен җиткерде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10