news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Гөлнара Зиннәтуллина телевидениедә иң еш ясала торган хаталы сүзләрне атады

Журналист “чара” һәм “бүгенгесе көндә” сүзләрен ничек кулланырга кирәк икәнен аңлатты.

Гөлнара Зиннәтуллина телевидениедә иң еш ясала торган хаталы сүзләрне атады
Салават Камалетдинов

(Казан, 16 август, "Татар-информ", Зилә Мөбәрәкшина). Танылган журналист Гөлнара Зиннәтуллина телевидениедә иң еш хата ясала торган “чара” һәм “бүгенгесе көндә” сүзләрен ничек кулланырга кирәк икәнен аңлатты. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә Казан телевидение студиясенең алтмыш еллыгы уңаеннан оештырылган тантаналы бәйрәмдә сөйләде.

“Мин телевидениедән җиде ел элек киткән идем, бөтен журналист “чара”сыз калды. Татарда шундый мәкаль бар: Аптыраган үрдәк арты белән күлгә чума. “Чара” шул чакта гына кирәк. Сабантуй чарасына барган идем, диләр. Чара сүзе ул чарасызлыкта гына кулланыла. Бәйрәм – бәйрәм инде ул. Руслар да бит бәйрәм чарасы дип әйтми, “мероприятие” дип кенә әйтә”, - диде ул.

“Бүгенгесе көндә” конструкциясе дә шул ук, “бүген” - "бу көн" дигәннән алынган, ягъни "бүген" сүзен куллану да җитә”, - дип сөйләде журналист.

Гөлнара Зиннәтуллина “телевидение” сүзен һәм “телевизионщик” дигән кешене яратуын әйтте. “Ул шунда ук минем туганыма әйләнә. Мин илле елга сузылган телевизион тормышымны бәхет дип саныйм”, - ди ул.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot