ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Диктор Рөстәм Нәбиуллин: Татар халкы булганда телевидение бетмәячәк

16 август 2019, 20:14 , Фото: Салават Камалетдинов

Диктор Рөстәм Нәбиуллин: Татар халкы булганда телевидение бетмәячәк “Телевидениене күпме генә тәнкыйтьләсәләр дә, һәр заманның үз өстенлекләре бар”, - ди ул.

(Казан, 16 август, "Татар-информ", Зилә Мөбәрәкшина). ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, атаклы диктор Рөстәм Нәбиуллин татар халкы булганда татар телевидениесе бетмәячәк дип саный. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә студиянең алтмыш еллыгы уңаеннан оештырылган тантаналы бәйрәмдә сөйләде.

“Яшь журналистларга каләмнәрен очларга тәкъдим итәм. Татар халкы булганда телевидение ничек бетсен ди? Телевидениене күпме генә тәнкыйтьләсәләр дә, һәр заманның үз өстенлекләре бар. Бүгенгесен сөйләсәң - тегене яманлау түгел, элеккегесен сөйләсәң - бүгенгене хурлау түгел”, - дип әйтте ул хәбәрчегә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10