Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Гөлнара Габдрахманова: Ачык хатны имзалаучыларның күбесе архивта бер дә булмаган
Дәүләт архивының Столбище авылына күченүенә борчу белдереп, 350 кеше Татарстан Президенты исеменә ачык хат имзалаган булган.
(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Дәүләт архивының Столбище авылына күченүенә борчу белдереп Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменә язылган ачык хатны имзалаучыларның күбесе архивта бер мәртәбә дә булмаганнары ачыкланган.
Ноябрь башында массакүләм мәгълүмат чараларында галимнәр, тарихчылар, экскурсоводлар Рөстәм Миңнеханов исеменә ачык хат юллаулары турында хәбәр таралган иде. Дәүләт архивының Столбище авылына күченүенә борчу белдереп, 350 кеше хатны имзалаган. Алар архивка бару юлы ерагаюы тарих белән кызыксынуны киметергә мөмкин, дигән фикерне белдергәннәр.
«Без хатны имзалаган 350 кешенең күпмесе архивның уку залларына йөрүен тикшердек. Аларның 120се 1986 елдан алып бүгенге көнгә кадәр архивка бер мәртәбә генә булса да килгәнен ачыкладык. Калганнарының бер дә килгәне юк. Алар безнең эшне бөтенләй белми икән. Хатны имзалаучыларның 52се генә архив белән даими эшләүчеләр булып чыкты», — диде Татарстанның Архив эше буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Гөлнара Габдрахманова.
Бүген Татарстанның Хөкүмәт йортында узган брифингта Дәүләт архивының Столбище авылына күченү тәртибен аңлаттылар. Күченү эшләре тәмамлангач, уку залы 8 Март урамындагы бинада да калачагы, архивта эзләнүчеләр өчен еракка йөрергә туры килмәячәге билгеле булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз