Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Гөлнара Габдрахманова: Архив Столбищега күчкәч, уку залы 8 Март урамында да калачак
Киләчәктә кулланучыларга архив документларының оригиналы урынына электрон күчермәсе биреләчәк.
(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Дәүләт архивы Столбище авылына күчкәч, уку залы 8 Март урамындагы бинада да калачак, архивта эзләнүчеләр өчен еракка йөрергә туры килмәячәк.
Дәүләт архивының Себер трактында һәм 8 Март урамындагы биналарда сакланган фондлары 10 декабрьгә кадәр Столбище авылындагы яңа бинага күчереләчәк. Шул ук вакытта, документларны 8 Март урамындагы уку залыннан сорату мөмкинлеге сакланачак. Бу турыда Татарстанның Архив эше буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Гөлнара Габдрахманова Татарстанның Хөкүмәт йортында узган брифингта хәбәр итте.
«Документларның кайда саклануы хәзер бөтенләй мөһим түгел. Без болай да документларның оригиналларын кулга бирмәскә тырышабыз, чөнки алар бик тиз таушала. Аеруча кыйммәтле документларның йөз проценты, ә еш соралган документларның 74 проценты цифрлаштырылган», — диде Гөлнара Габдрахманова.
Гомуми фонд белән чагыштырып караганда, цифрлаштырылган документларның өлеше зур түгел. Архивта сакланырга тиешле, ләкин киштәдән чыкмаган кәгазьләр дә бик күп икән. Гөлнара Габдрахманова аларның беркайчан да цифрлаштырылмаячагын белдерде.
Уку залыннан кабул ителгән бөтен мөрәҗәгать башта Бердәм мәгълүмати системага кертелә. Әгәр соралган документның электрон күчермәсе булса, ул шундук сораучыга тапшырылачак. Электрон вариантта булмаса, архив хезмәткәре аны цифрлаштырып бирәчәк.
Киләчәктә архив фондыннан уку залына кәгазьләр ташу бетәчәк. Димәк, эзләүче өчен документның кайда саклануы мөһим булмаячак. Гөлнара Габдрахманова фикеренчә, бүгенге көндә борынгы кәгазьләрне саклау өчен тиешле шартлар булдыру күпкә мөһимрәк. Шул максаттан архив фондлары яңа бинага күчерелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз