news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фуат Мансуров — «Искиткеч хәтере аңа партитурага карамыйча да эшләү мөмкинлеге бирә»

Дирижёр буларак, Фуат Мансуров дөньякүләм абруй яулый. «Бармаган җирем, басмаган туфрагым юк», — ди ул үзе.

Фуат Мансуров — «Искиткеч хәтере аңа партитурага карамыйча да эшләү мөмкинлеге бирә»

Дирижёр, педагог Фуат Шакир улы Мансуров 1928 елның 10 гыйнварында Казакъстан ССРның башкаласы Алма-Ата шәһәрендә, татар гаиләсендә туа. 1950 елда Алма-Ата университетының физика-математика факультетын тәмамлый, шунда ук укытырга да калдырыла. Тагын бер елдан инде ул 1951 елда виолончель классы буенча Алма-Ата консерваториясен тәмамлый.

Мәскәү консерваториясе аспирантурасында дирижёрлык осталыгына өйрәнә.1949–1967 елларда Казакъ халык уен кораллары оркестры баш дирижёры, Казакъстан ССРның Дәүләт симфоник оркестрын оештыручы һәм беренче баш дирижёры, шулай ук Казакъстан академия опера һәм балет театры, Казакъстан радиосы симфоник оркестры баш дирижёрлары була.

Фуат Мансуров Казакъстанның музыка мәдәнияте үсешенә гаять зур өлеш кертә, милли музыка әсәрләренә зур игътибар бирә. 1967 елдан иҗатын Мәскәүдә, Зур театрда дәвам итә. Бер үк вакытта, 1968–1970 елларда ул Казандагы опера һәм балет театры баш дирижёры, 1986 елдан башлап — Татарстан Дәүләт симфоник оркестры баш дирижёры һәм сәнгать җитәкчесе.

Фуат Мансуров дөнья классикасын тәшкил итүче Көнбатыш Европа, рус опера һәм балет репертуары әсәрләрнең барысына да диярлек, шулай ук хәзерге заман чит ил һәм рус композиторлары әсәрләренә мөрәҗәгать итә. Симфоник дирижёр буларак, классик һәм заманча әсәрләрдән бай репертуар булдыра. Аның Татарстан Республикасы симфоник музыка һәм театр музыкасы үсешенә керткән өлеше бәяләп бетергесез.

Моны раслап, Татар опера һәм балет театрында милли опера һәм балет үрнәкләреннән иң танылганнарын — Нәҗип Җиһановның «Алтынчәч», «Җәлил» операларын, Фәрит Яруллинның «Шүрәле» балетын яңа редакциядә сәхнәгә күтәрүен әйтү дә җитәдер. Татар симфоник музыкасын пропагандалаудагы хезмәтләре исә аерым бәяләүгә лаек. Татарстан композиторларыннан Н.Җиһанов, Мансур Мозаффаров, Александр Ключарёв, Фасил Әхмәтов, Александр Миргородский, Анатолий Луппов һәм башкаларның күпләгән симфоник әсәрләрен беренче булып яңгыратучы ул.

Дирижёр буларак, Фуат Мансуров дөньякүләм абруй яулый. «Бармаган җирем, басмаган туфрагым юк», — ди ул үзе. Концерт программалары белән Англия, Франция, Төркия, Бразилия, Көньяк Корея, Греция, Германия, Чехословакия, Югославия, Венгрия, Австралиядә чыгышлар ясый, Аргентинада, Төркиядә, Финляндиядә опера һәм балет спектакльләрен сәхнәгә куя. Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестры белән Көнбатыш Европаның Германия, Франция, Италия һәм башка илләрендә гастрольләрдә була. Ләкин бөтенләйгә күчеп эшләү тәкъдимнәрен һәрвакыт кире кага килә. «Бөтен нәрсә дә акча белән исәпләнми» дигән ныклы фикеренә ахырга кадәр тугры кала.

Фуат Мансуров 1951 елдан укытучылык эшчәнлеге алып бара, Мәскәү, Казан консерваторияләрендә укыта. Профессор, Россия дирижёрларыннан беренче Халыкара Фәннәр академиясе академигы. Мәскәү консерваториясендә оркестр музыкантларын әзерләүнең яңа методикасын, симфоник оркестрга көйләнү өчен биремнәр системасын эшләп гамәлгә кертә. Аның шәкертләре дөньяның иң атаклы оркестрларында эшли. Бу — маэстроның иң зур горурлыгы була. Ул үзе дә музыкаль әсәрләр иҗат итә. Эшчәнлегенең бу юнәлешенә мисал итеп симфониясен, Фәрит Яруллинның «Шүрәле» балеты темаларына симфоник сюитасын күрсәтергә мөмкин.

Гомумән, Фуат Шакир улы Мансуров — уникаль шәхес. Искиткеч яхшы хәтере аңа партитурага карамыйча да эшләү мөмкинлеге бирә. Гап-гади гаиләдә туган, җиде яшенә кадәр казакъ һәм, күршедә яшәгән француз теле укытучысы ханым өйрәтүе белән бераз француз телләрен генә белгән малай рус һәм татар телләреннән тыш инглиз, немец, француз, испан, итальян, поляк, төрек, кыргыз телләрендә иркен аралаша. Тимераякта узышу һәм альпинизм буенча спорт остасы була, биеклекләре 7 мең метрдан арткан тау түбәләренә дүрт тапкыр күтәрелә. 

Фуат Мансуров Казакъстан ССРның, ТАССРның һәм Россия Федерациясенең халык артисты, Россия Федерациясенең атказанган сәнгать эшлеклесе исемнәренә лаек була. Дирижёрларның Халыкара, Бөтенсоюз һәм Бөтенроссия конкурслары лауреаты, Татарстан республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе. Хезмәт Кызыл Байрагы, Халыклар дуслыгы, «Почёт билгесе» орденнары белән бүләкләнә.

2010 елның 12 июнендә Мәскәүдә вафат була. Троекурово зиратында җирләнә.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100