news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фотограф Роза Садриева: «Апанай» мәчете балалар өчен күңелле программа оештырды

Фотограф Роза Садриева: «Апанай» мәчете балалар өчен күңелле программа оештырды
Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

Казанның Иске Татар бистәсендә урнашкан «Апанай» мәчете янында Ураза гаете бәйрәме уңаеннан дини-мәдәни программа тәкъдим ителгән иде. ТР Фотографлар берлеге әгъзасы, фотохәбәрче Роза Садриева, биредә бала-чага өчен дә күңелле программа булуын билгеләде.

«Миңа әлеге бәйрәм нык ошады. Бик күп тәэсирләр алдык Ураза гаете бәйрәменннән. «Апанай» мәчете янында балалар өчен бик күңелле программа булды. Минем оныгым төрле мастер-классларда катнашты, шуннан исемен дә гарәпчә яздылар. Төрле мөмкинлекләр бар иде. Минем оныгыма бу матур бәйрәмне, һичшиксез күрсәтәсем килде. Изге Коръән укулар, дини җырлар үзгә бер атмосфера тудыра», — диде ул «Татар-информ»га.

Шулай ук әңгәмәдәш, халкыбызның традицияләрен саклау һәм киләчәк буыннарга тапшыру мөһимлеген ассызыклады.

«Мин дөньяви кеше, ләкин һичшиксез, без үз халкыбызның гореф-гадәтләрен хөрмәт итәргә һәм аларны сакларга, киләсе буынга тапшырырга тиеш, дип саныйм. Югыйсә, без милләт буларак югалтачакбыз. Шуңа күрә мин монда оныгым белән», — диде ул.

  • Чара барышында бәйрәм концерты булды, бүләкле конкурслар барды. Уктан атып карау мөмкин иде. Милли костюмнар белән фотозона һәм балалар өчен интерактив зона да эшләде.
Фоторепортаж: Абдул Фархан
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100