news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фоат Галимуллин: Туган телне саклау, аны яшәтергә омтылу – халыклар өчен иң изге юнәлеш

Фоат Галимуллин: Туган телне саклау, аны яшәтергә омтылу – халыклар өчен иң изге юнәлеш
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Габдулла Тукай әдәби музеенда «Балалар дөньясы 100 ел элек» күргәзмәсе ачылышында КФУның әдәбият кафедрасы профессоры, галим Фоат Галимуллин җәмәгатьчелекне Халыкара туган тел көне уңаеннан котлады.

«Туган телне саклау, яклау, аны яшәтергә омтылу – халыклар өчен иң изге юнәлеш. Бүгенге көндә Халыкара туган телләр көнен бәйрәм итү таралыш алды. Тукай теле – татар теле, дибез. Туган тел бәйрәменең Габдулла Тукай әдәби музеенда оештырылуы дөрес дип саныйм, чөнки Тукаебыз туган телебезне үстерүгә искиткеч зур өлеш керткән. Аның «Туган тел» әсәре - халкыбызның рәсми булмаган гимнына әверелде. Халкыбыз аны тантаналы җыелышларда аягүрә басып җырлый, тыңлый. Шагыйрь сүзенең халык күңеленә никадәр тирә үтеп керүе турында сөйли», - диде галим.

Аның фикеренчә, туган телебезнең әһәмиятен халкыбызга аңлаткан һәм аны яшәтү, үстерүне гамәлгә керткән тагын бер кеше – Каюм Насыйри. «Шушы көннәрдә аның 199 еллыгы булды. Ул хезмәтләрендә татар теленең бай тел булуын билгеләп үтә. 1862 елда «Таң йолдызы» дигән газета чыгарырга уйлый, тик рөхсәт ителми. Нәкъ шул ук елларда бүтән галимнәребез дә татарча газеталар чыгарырга теләп, мөрәҗәгать итәләр. Аларга да рөхсәт булмый», - дип искәртте ул.

«Татар телен үстерүнең мөмкинлекләрен барлыкка китерү өчен җәмгыятьтә үзгәрешләр булуы кирәк булган икән. Татар теле – дөнья күләмендә танылган тел. ЮНЕСКО оешмасы бик ныклап өйрәнгәннән соң, ундүрт телнең дөнья күләмендә халыклар белән аралашу өчен иң җайлы, камил, бай тел икәнлекләрен аерып чыгара. Ундүрт телнең җиденчесе – татар теле. Бу телебезнең дөнья күләмендә танылуы турында сөйли», - диде Фоат Галимуллин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100