news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай әдәби музеенда XIX гасыр ахыры – ХХ гасыр башындагы балалар уенчыкларын күреп була

Тукай әдәби музеенда XIX гасыр ахыры – ХХ гасыр башындагы балалар уенчыкларын күреп була
Фото: © «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина

Габдулла Тукай исемендәге әдәби музейда «Балалар дөньясы 100 ел элек» күргәзмәсе эшли башлады. Анда Татарстан Милли музее фондларыннан XIX гасыр ахыры – ХХ гасыр башы әйберләре тәкъдим ителә.

«Йөз ел элек шәһәр һәм авыл татар балалары нинди китаплар укыган, ничек киенгән, нинди уенчыклар белән уйнаган, күңел ачкан? Без әлеге сорауларга экспонатлар аша җавап табарга тырыштык. Күргәзмәдә Тукайның фикердәше Әхмәтгәрәй Хәсәни гаиләсендә балалар уйнаган лото, шул чорда агач һәм чүпрәктән ясалган курчаклар күрсәтелгән – аларның йөзләре юк. Йөзсез курчаклар җансыз дип саналган, алар балага зарар китерми, ә бары тик шатлык китерергә тиеш дип уйлаганнар. Бала үзенең фантазиясен кулланып, үзе теләгән уенчыкны ясый алган», - диде Габдулла Тукай әдәби музее мөдире Гүзәл Төхвәтова.

Шулай ук, күргәзмәдә күренекле шәхесләрнең балаларының фотосурәтләре, өй һәм бәйрәм киемнәре, хатлар һәм фотосурәтләр, китаплар һәм балалар журналлары («Тәрбиятел-әтфаль», «Ак юл») урын алган. «Мәсәлән, шагыйрь, тәрҗемәче Сәгыйть Сүнчәләйнең улы велосипедка утырып төшкән фотосурәте, Фатих Әмирханның туганнары – балалары белән төшкән фото. Үземә ошаган татар егете кулына «Кояш» газетасын тотып, фотога төшән. Без аны «Кояш» газетасы белән янәшә күрсәттек», - диде ул.

«Шул чорда балалар өчен беренче татарча газета-журналлар чыга башлый. Мәсәлән, «Тәрбиятел-әтфаль». Анда тәкъдим ителгән өстәл уеннарының битләрен күрсәттек, аларны кирилл графикасына күчердек һәм рус теленә тәрҗемә иттек. Музейга килүчеләр әлеге уеннарны уйнап карый ала. Уенчыклар арасында кечкенә арбалар, сукалар, курчаклар, йон эрли торган уенчылар бар», - дип таныштырды музей мөдире.

КФУның әдәбият кафедрасы профессоры, галим Фоат Галимуллин фикеренчә, балалар өчен уен – эшкә өйрәнү, тәрбия, фикерләүне үстерү. «ХХ йөз башы – әдәбият, сәнгатебезнең җанлана башлаган чоры. Бу вакытта татарларның яшәү рәвеше дә шактый матурлана башлаган булган. Бу күргәзмә шул яктан да әһәмиятле дип саныйм. Күргәзмәдәге барлык әйбер дә минем өчен яңа, безнең бала вакытта булган әйберләр түгел», - диде ул.

«Гомумән, балалар өчен уен – ризык кебек, җан азыгы, иң кирәкле шөгыльләрнең берсе. Габдулла Тукай дә, бәлки, кулына тотып шушы уенчылар белән уйнагандыр. Хәсәниләр гаиләсендә булган уенчыклар да тәкъдим ителгән. Ул аларны күргәндер, балалары белән уйнагандыр, чөнки Тукай балаларны бик яраткан. Хәтта урамда яшүсмер булгач та, балалар белән кузна уйнап йөргән. Балалыгын саклап кала алган. Ә шагыйрь олыгайганчы матурлыкны күрә белергә, юк кына нәрсәдән уйлар фикерләр алырга сәләтле», - диде галим.

Фоат Галимуллин балачагының Бөек Ватан сугышы елларына туры килгәнен әйтте. «Әти сугышка киткән иде. Ул бик оста тимерче булган. Без өч ир бала калдык, мин – иң кечесе. Әти тимердән төрле уенчык көрәкләр, тырмалар ясый торган булган. Хәтта сука да ясап биргән. «Әтиеңнән калган, аның кул җылысы тигән», - дип, Сәрбиҗамал әби әйтә торган иде. Бүтән уенчыклар булмады. Уенчыкларны без үзебез ясый идек – нәрсә кулга эләгә. Дөрес, уен да безгә бик эләкмәде», - диде ул.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Илсөяр Иксанова бүген Халыкара туган телләр бәйрәме булуын искәртте. «Туган телебез – ерак гасырлардан килгән, безгә әманәт булып тапшырылган. Туган телне яратып, кадерләп өйрәнсәгез иде. Гаиләдә дә туган телегездә аралашу мөһим», - диде ул. «Иске шәһәр» префектурасы җитәкчесе Айрат Фәизов та әлеге көннең әһәмияте турында әйтте. «Республикабызда туган телебезнең үсеш кичерүен күрү – зур бәхет һәм горурлык. Безнең җирлектә беркайчан да милләтара низаг булмады» – диде ул.

Шагыйрәләр Гөлназ Әхмәдиева, Дания Нәгыйм һәм Алинә Хәбибуллина үзләре иҗат иткән шигырьләрен укыды. Габдулла Кариев исемендәге Яшь тамашчылар театры артистлары Булат Гатауллин, Ләйсән Большова «Кәҗүл читек» спектакленнән өзек күрсәтте (режиссер – Россиянең атказанган артисты Ренат Әюпов). Филология фәннәре кандидаты, Татарстанның баш фольклорчысы Фәнзилә Җәүһәрова ХХ гасыр башында уйналган «Алтын капка» уенын мәктәп укучылары белән уйнап күрсәтте.

Мемориаль әйберләр арасында журналистлар Әхмәтгәрәй һәм Зәйнәп Хәсәниләр гаиләсеннән лото, Фатих Әмирханның туганнары гаиләсендәге һәм Сәгыйть Сүнчәләй, Җәләл Мәҗитов, Әхмәтгәрәй Хәсәни, балаларның фотосурәтләре бар. Шулай ук ХХ гасыр башы татар газеталары һәм журналлары аша билгеле булган уеннар белән танышу һәм аларда катнашу мөмкинлеге дә була. Тамашачылар өчен щетка һәм тәнкә белән уен, төрле кроссвордлар чишү һ. б. уеннар тәкъдим ителә.

  • Күргәзмә 21 апрельгә кадәр эшли.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100