news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фоат Галимуллин: Мотыйгулла хәзрәт Төхфәтуллин каберенең тарихы бик катлаулы

Фоат Галимуллин: Мотыйгулла хәзрәт Төхфәтуллин каберенең тарихы бик катлаулы
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

КФУ профессоры, филология фәннәре докторы, әдәбият галиме Фоат Галимуллин дин эшлеклесе, Габдулла Тукайның укытучысы, «Мотыйгия» мәдрәсәсен нигезләүче, Җаекның Кызыл мәчетендә имам-хатыйб булып эшләгән Мотыйгулла хәзрәт Төхфәтуллин каберенең тарихы турында сөйләде.

«Мотыйгулла хәзрәт каберенең тарихы бик катлаулы. Җаекта (Уральскида) Кызыл мәчетнең имамы булган ул, шуңа да Кызыл мәчетнең ишек алдында җирләгәннәр. Ләкин 1930-1940 елларда каберне мәсхәрәли башлыйлар, чөнки мәчет бинасында юләрләр йорты оештырыла. Ул кешеләр акылга зәгыйфь булгач, кабер өстендә нәҗесли башлыйлар. Сибгатулла абзый Мотыйгулла хәзрәтнең кызы Галия Кайбицкаяга хат яза. «Кабере мәсхәрәләнә, берәр чарасын күрегез», - ди. Галия апа Камил Мотыйгыйның улы белән барып, казып алып, гомуми зиратка күчереп күмәләр», - диде галим Габдулла Тукай әдәби музеенда «Исемдә калганнар» күргәзмәсе ачылышында.

Фоат Галимуллин 2001 елда Җаектагы сәфәрен искә алды. «Без барганда шул кабер дә билгесезгә әйләнә башлаган иде. Бу хәлне күргәч, Татарстанга кайтып: «Тәртипкә китерергә кирәк, бу бит сезнең район кешесе», - дип, Кайбыч районы җитәкчелегенә әйттек. Кайбыч районы җитәкчелеге Мотыйгулла хәзрәт Төхфәтуллинның Җаектагы каберен иң затлысы итеп ясады», - диде ул.

«Мотыйгулла хәзрәт Төхфәтуллинның һәйкәлен Казанда эшләтеп, ул вакыттагы Казахстанның Президенты Нурсолтан Назарбаев Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев белән килешеп, Габдулла Тукай шагыйрь булып җитлеккән Җаек шәһәрендә һәйкәл урнаштыру мәсьәләсен хәл иттеләр. Мәхмүт Хәсәнов дигән бик талантлы сынчыбыз эшләде. Архитекторы – Мотыйгулла хәзрәтнең оныгы Сәйяр Айдаров булды. 2001 елның октябрендә һәйкәлне илтеп урнаштыруны Ренат Харис белән миңа йөкләделәр», - диде әдәбият галиме.

Ул һәйкәлнең урынын билгеләп, урнаштырып, ачып, зур тантаналар уздырып кайтуларын әйтте. «Ачылу тантанасында Казахстанның халык язучысы Әбдиҗәмил Нурпейисов килгән иде. Әлеге һәйкәл Җаек (Уральск) шәһәрендә Дуслык проспектында Җаек (Уральск) университеты каршында бик тә абруйлы урында тора. Габдулла Тукай намазга йөргән Кызыл мәчет ул вакытта хәрабә хәлендә иде, аның эченә кереп, күңелебез әрнегән иде», - дип искә алды ул.

«Мотыйгулла хәзрәт Габдулла Тукайны шагыйрь итеп тәрбияләгән, аңа шагыйрь булып үсү өчен мөмкинлекләр ачучы төп кеше була. Хәзрәт Мисырдагы Каһирә шәһәрендә Әл-Әзһәр академиясендә укып кайта, Тукайга көнчыгыш шигъриятеннән гаруз фәнен өйрәтә, газета-журналлар ачып бирә. Кем Тукайга шундый шартлар тудырыр иде?» – диде Фоат Галимуллин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100