news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фоат Галимуллин: «Исемдә калганнар»да Тукай биографиясенә мөнәсәбәтле төгәлсезлекләр бар

Фоат Галимуллин: «Исемдә калганнар»да Тукай биографиясенә мөнәсәбәтле төгәлсезлекләр бар
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

КФУ профессоры, филология фәннәре докторы, әдәбият галиме Фоат Галимуллин фикеренчә, Габдулла Тукайның «Исемдә калганнар» автобиографик повестендә шагыйрьнең биографиясенә мөнәсәбәтле бик күп төгәлсезлекләр бар.

«Тукай аны 22-23 яшендә яза. Әлеге әсәрдә бер авылдан икенче авылга кагылып-сугылып йөргән тугыз ел вакыты сурәтләнә. Габдулла Тукай үзенең әсәрендә күп кенә фактларны төгәл әйтә алмый, фаразлый. Шулай булмады микән, миңа шулай тоела, ди. «Олыларның сөйләве буенча» дип тә яза. Шуңа күрә анда төгәлсезлекләр бар», - диде галим Габдулла Тукай әдәби музеенда «Исемдә калганнар» күргәзмәсе ачылышында.

Аның әйтүенчә, Габдулла Тукай «Исемдә калганнар»ның икенче кисәген язарга тиеш була, ләкин аны яза алмаган. «Әсәр аның 1895 елда Җаекка килүе белән тәмамлана. «Кыш көне унсигез көн буена килеп, ниһаять, Җаекка җиттек», - дип яза. Әгәр дә ул Җаек чорын сурәтләгән булса, төгәлрәк булыр иде: анда инде ул үскән, хәтере яхшы, бик күп вакыйгалар кичергән. Җаек чорын бик кызыклы итеп сурәтли алган булыр иде», - дип исәпли Фоат Галимуллин.

«Кайбер язучылар: «Биография-көндәлекләр язып бару бер дә язучы өчен кирәкле әйбер түгел», - диләр. Әмма үткәннәреңә кайтып, төп-төгәл фактларны файдаланып язсаң, барысы да төгәл булыр иде. Шуңа күрә язучылар кечкенә җөмләләр белән булса да, көндәлек язып барсалар, яхшы булыр иде. «Исемдә калганнар» – Тукайның хәтерендә эләгеп калган, кемдер сөйләгәннәр буенча гына тудырылган әсәр булып чыга. Ләкин ул безгә Габдулла Тукайның тормыш юлын, үзе әйткәнчә, иң авыр чорларын үз кулы белән сурәтләп калдырган бик тә әһәмиятле әсәр. Һәр мәктәптә укыган бала «Исемдә калганнар»ны ныклап өйрәнә һәм хәтерендә гомер буе саклый», - диде ул.

Әдәбият галиме «Исемдә калганнар» әсәре буенча бик күп тикшеренүләр булганын искәртте. «Тукай әйткән һәр җөмләсен диярлек заманында галимнәр ничә дистә еллар буена тикшерделәр. Әйтик, Тукайның әнисе Кушлавыч авылында аны Шәрифә карчыкка вакытлыча калдырып китә, шул вакытта: «Авыл кешеләре әйтүләренә караганда, мине тәрбияләмәгән...» – дип яза. Өйрәнүләр, тикшеренүләр нәтиҗәсендә, Шәрифә карчыкның аңа карата кешелекле, кайгыртучан булуы, аны тәрбияләве билгеле булды. Бүгенге күзлектә без аны усал карчык булган дип уйламыйбыз», - диде.

«Менә шундый өстәмәләр, төзәтмәләр, баетулар булды. Бу әсәр шуның белән дә әһәмиятле: шулардан этәрелеп китеп, тикшерүчеләргә ул күпме азык бирде», - диде Фоат Галимуллин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100