Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Хатыйп Миңнегулов «Исемдә калганнар» күргәзмәсендә: Тукайга карата бөек сүзе һич искерми
КФУ профессоры, филология фәннәре докторы, әдәбият галиме Хатыйп Миңнегулов Габдулла Тукай әдәби музеенда «Исемдә калганнар» күргәзмәсе ачылышында Тукайга карата «бөек» сүзе беркайчан да искермәвен әйтте. Күргәзмә Габдулла Тукайның шул исемдәге автобиографик повесте язылуга 115 ел тулуга багышланган. Ул 3 декабрьгә кадәр эшләячәк.
«Бөек» сүзен без кайвакыт еш кулланабыз, әмма Тукайга карата ул һич тә искерми, аның бөеклеге артканнан арта бара. Шагыйрь Сибгат Хәкимнең сүзләре искә төшә: «Без никадәр алга китсәк тә, Тукай бездән алда бара», - ди. Габдулла Тукай язып калдырганнар арасында төрлесе бар. «Исемдә калганнар» әсәре укучылар арасында аеруча популяр. Тукай үзенең язмышы, гомер юлы белән кабатланмас шәхес. Аллаһы Тәгалә аңа талантны биргән», - диде галим күргәзмә ачылышында.
Ул Габдулла Тукай әдәби музеенда төрле чаралар узуын, музей хезмәткәрләренең фидакярләрчә үз эшләренә бирелгәннәрен, бүгенге күргәзмә дә Тукай әсәренә мөнәсәбәттә әзерләнгәнен искәртте. «Габдулла Тукай – кабатланмас шагыйрь. Аның әсәрләрендә татар язмышы сурәтләнгән. Анда Тукайның шатлыгы да, кайгысы да, кыенлыклар күрүе дә чагылдырыла. Татар халкының язмышы кебек. Мондый чаралар алга таба да булып торыр дип өметләнәм», - диде Хатыйп Миңнегулов.
«Габдулла Тукай төрле кыенлыклар кичергән, ятимлектә үскән, бер җирдән икенче җиргә күченеп йөргән, яшьли чиргә дә сабышкан. Әлеге әсәр аркылы без шул чордагы татар тормышын, аның яшәешен дә күрәбез. Икенчедән, әлеге әсәрдә Габдулла Тукай 23 яшендә күңелендәге хатирәләрен, хис-тойгыларын кәгазьгә төшергән. Аның кичерешләре, борчылулары, шатлыклары укучыларны дулкынландыра. Ничек кенә кыен булса да, Габдулла Тукай күңелен төшермәгән. Ул алга барган, милләте өчен көрәшкән, халкыбыз да Тукайның язмышы кебек гаҗәеп кыен чорлар булуга карамастан, алга барган», - ди галим.
Хатыйп Миңнегулов шагыйрьләр арасында Габдулла Тукайны югары дәрәҗәдәгеләрнең берсе дип атады. «Ул милләт, тел өчен көрәшкән. «Туган тел» шигырендә дә бит нинди тирән мәгънә! Ләкин хәзерге вакытта телебезнең язмышы нинди? Мине шул мәсьәлә борчый. Кыен вакытларда халык телен саклаган, чөнки тел – милләтнең гәүдәләнеше. Хәзер исә туган телебезне санга сукмыйбыз», - дип тә өстәде ул.
«Нинди генә кыен шартлар булуга карамастан, милли мәктәбебез булырга тиеш. Татар телен укытып кына бу ситуацияне хәл итә алмыйбыз. Җитәкчеләребез дә, матди якны кайгырта, тырышалар, аларга рәхмәт. Әби-бабалардан килгән телне саклау гына түгел, аны яшь буынга да җиткерергә кирәк. Әгәр без шуны аңлап бетермәсәк, милли планда киләчәгебез бик аянычлы булачак», - дип фикерләре белән уртаклашты галим.
КФУ профессоры, филология фәннәре докторы, әдәбият галиме Фоат Галимуллин «Исемдә калганнар» әсәренең язылу тарихын сөйләде. «Әлеге әсәрдә бер авылдан икенче авылга кагылып-сугылып йөргән тугыз ел вакыт сурәтләнә. Тукай үзенең әсәрендә күп кенә фактларны төгәл әйтә алмый, фаразлый. Олыларның сөйләве буенча дип тә яза. Шуңа күрә «Исемдә калганнар»да Тукай биографиясенә мөнәсәбәтле бик күп төгәлсезлекләр бар», - дип билгеләп үтте ул.
«Исемдә калганнар» әсәре 115 ел элек язылган. Габдулла Тукай үзе әйткәнчә, мөхәррирләр соравы буенча «тәрҗемәи хәлемне язып бирергә үтенүләре булды», ди. Бу әсәр Тукайның фотосурәте белән аерым китап булып басылып чыга. Ул 38 битле була, тиражы – дүрт мең данә. «Исемдә калганнар» әсәре ул – Тукайның балачагы, Туканың туган авылы – Кушлавычта, Өчиледә, Кырлайда яшәгән еллары да. Мәсәлән, Кырлайдагы Сабантуй күренешләре – барысы да «Исемдә калганнар» әсәрендә урын ала. Әнисен соңгы юлга озатуы, еракка – Җаек якларына чыгып китүләре, шулай ук, бу әсәрнең тетрәндергеч мизгелләренең берсе була», - диде музей мөдире Гүзәл Төхвәтова.
Аның әйтүенчә, күргәзмәдә Татарстан Милли музее фондында сакланган ядкәрләр тәкъдим ителә. «Алар арасында күренекле рәссамнарның – Бакый Урманче, Фәйзрахман Әмиров, Байназар Әлмәнов, Резидә Яманова һ.б. эшләре урын алган. Рәсемнәрдә Тукайның туган авылы – Кушлавыч, Кырлайда яшәгән, Уральскига киткән вакыттагы мизгелләре дә чагылдырылган. Күргәзмәнең үзәгендә 115 ел элек чыккан китап тора», - диде Гүзәл Төхвәтова.
Байназар Әлмәновның кызы – рәссам, Байназар Әлмәнов исемендәге балалар сәнгать мәктәбендә укытучы Инга Әлмәнова Габдулла Тукай әдәби музее белән күптәннән дус булганнарын әйтте. «Әтием Тукай әкиятләре буенча рәсемнәр ясады, Шүрәле, Су анасы кебек образлар иллюстрациядә урын алды. Алар татар милли сәнгатенең алтын фондына керде. Бүген минем белән укучыларым да килде. Аларның күбесе Тукай иҗатына мөрәҗәгать итә. Безнең өчен бүгенге чарада катнашу – зур мәртәбә. Музей мөдиренә рәхмәт», - диде ул.
- Габдулла Тукайның «Исемдә калганнар» автобиографик повесте 1909 елның сентябрендә Казанда иҗат ителә. Әсәрне язу сәбәбен шагыйрь болай аңлата: «Бу «Исемдә калганнар»ны язуыма башлыча сәбәп берничә наширләрнең миннән тәрҗемәи хәлемне язып бирергә үтенүләре булды». Повесть 1909 елның 12 ноябрендә «Үрнәк» матбагасында Габдулла Тукайның фотосурәте белән аерым китап булып басылып чыга. 38 битле әлеге китап 4 мең данәдә дөнья күрә. Тукай әсәрдә гомеренең үзе язганча «шактый ямьсез, шактый караңгы, шуның белән бергә кызык кына үткән» балачак елларын сурәтли. Китапның ахырында «Ахыры икенче җөзъәдә» дип куелган, әмма ниндидер сәбәпләр аркасында ул язылмаган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз