news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фоат Галимуллин: Камил Мотыйгый кайда яшәсә дә, татарча матбугат чыгарган

«Ул мәгърифәт гасырын тудыра, шуны үстереп җибәрә, чөнки анда белем, мәгълүмат күп була», - диде әдәбият галиме.

Фоат Галимуллин: Камил Мотыйгый кайда яшәсә дә, татарча матбугат чыгарган
Владимир Васильев

КФУ профессоры, әдәбият галиме Фоат Галимуллин журналист һәм язучы Камил Мотыйгыйның төрле урында яшәгәндә дә, татарча газета-журналлар чыгаруын билгеләп үтте.

«Камил Мотыйгый - журналист, нәшир, җырчы, ул шулкадәр киңкырлы шәхес. Габдулла Тукай үзенең матбугатта басылган беренче шигырьләренең берсендә XX гасырны «мәгърифәт гасыры» дип атый. Мәгърифәт гасыры итүчеләрнең берсе – Камил Мотыйгый. Ул мәгърифәт гасырын тудыра, шуны үстереп җибәрә, чөнки анда белем, мәгълүмат күп. Камил Мотыйгый кайда булса, яшәсә, шунда вакытлы матбугат тудыра», - диде ул Габдулла Тукай әдәби музеенда Камил Мотыйгыйның 140 еллыгына багышланган кичәдә.

Аның әйтүенчә, Камил Мотыйгый зыялы, кешелек яшәешенең кагыйдәләренә туры китереп эшли торган Мотыйгулла хәзрәт гаиләсендә дөньяга килгән. «Җаекта рөхсәт сорап тормыйча «Мәгариф» журналын чыгара башлый. Аны белеп алып, тыялар. «Әл-гасрел җәдит» кулъязма журналын да чыгара, анысын да тыялар. Чөнки безнең илебездә милли телләрдә вакытлы матбугат булдыру, милли телләрдә спектакльләр уйнау рәсми рәвештә тыела», - диде галим.

«Камил Мотыйгый үзенең әтисендә - «Мотыйгия» мәдрәсәсендә белем ала, рус классында да укый. Мисырга барып, ике ел укып кайта. 1902-1905 елларда Габдулла Тукай «Мотыйгия» мәдрәсәсе шәкерте булганда, анда дәресләр алып бара. Ул чор мәдрәсәләре өчен яңа булган, тирән һәм кирәкле фәннәрне укыта. Мәсәлән, мантыйк, яңа гарәп әдәбияты һ.б. Ул полиглот та булган, күп телләр белгән: татар, рус, төрек, гарәп, фарсы, үзбәк һ.б. Күп телләр белүе дә аның шул чорның мәгърифәтле кешесе итә», - ди ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100