news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фоат Галимуллин: Камил Мотыйгый исемен байтак еллар телгә алу мөмкин булмады

«Аның өстеннән яла ягып, партиядән чыгаралар, эшеннән алалар, пенсиясеннән мәхрүм итәләр», - диде әдәбият галиме.

Фоат Галимуллин: Камил Мотыйгый исемен байтак еллар телгә алу мөмкин булмады
Владимир Васильев

КФУ профессоры, әдәбият галиме Фоат Галимуллин журналист һәм язучы Камил Мотыйгыйның исемен Совет чорында озак еллар телгә алу мөмкин булмавын әйтте.

«Камил Мотыйгый өстеннән яла ягып, партиядән чыгаралар, эшеннән алалар. Ул Казанга килергә мәҗбүр була. «Гажур» нәшриятында консультант, тәрҗемәче булып эшли, радиодан сөйли. 1934 елда Мәскәү консерваториясе каршында Татар опера студиясе оеша. Улы Хәмит Төхфәтуллинны студиянең директоры итеп билгелиләр. Ләкин 1937 елда аны гаепләп, партиядән чыгарып, төрмәгә ябалар. Камил Мотыйгыйны да шәхси пенсиясеннән мәхрүм итәләр», - диде ул Габдулла Тукай әдәби музеенда Камил Мотыйгыйнең 140 еллыгына багышланган кичәдә.

Аның әйтүенчә, кайбер әдәбият, сәнгать әһелләре Камил Мотыйгыйны тәнкыйть итеп, аңа сатира «уты» юнәлтеп, әсәрләрендә чагылдыралар. «Гомере буе «халкым» дип яшәгән, шуннан башка сулыш та ала алмаган кешегә бу бик авыр тәэсир итә һәм 1941 елда ул фаҗигале рәвештә якты дөнья белән саубуллаша», - диде ул.

Фоат Галимуллин Камил Мотыйгыйның сеңлесе Галия Кайбицкаяның көндәлекләрен күреп калган. «Аның бөтен архивын Кече Кайбыч авылындагы музейга тапшырдым. Бер көндәлегендә ул: «1975 ел, 25 февраль. Дәүләт музеенда Камил Мотыйгыйның 90 еллыгына багышлап, беренче тапкыр искә алу кичәсе узды. Тарих фәннәре докторы Рафыйк Нәфыйков шулкадәр матур итеп абый турында сөйләде. Аның сүзе бүтәннәрдә сөйләү теләге уятты», - дигән иде.

«Галия апа күп кенә хезмәтләрдә Камил Мотыйгыйны каралтып язулары, алдагы хезмәтләрдә төзәтеп язуларын сорады. Ул вакыттагы Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында китапны төзүче Рашат Гайнанов, аның фәнни редакторы Гали Халит, нәшрият редакторы Рәис Даутов, чыннан да, төзәтте. Галия апаның: «Я, бу көн дә җитәр икән!» – дип сөенгәне бүген дә күз алдымда тора», - диде галим.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100