news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фоат Галимуллин: Галиәсгар Камал турындагы түгәрәк өстәлгә Камал театры вәкилләре килмәде

Фоат Галимуллин: Галиәсгар Камал турындагы түгәрәк өстәлгә Камал театры вәкилләре килмәде
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

КФУ профессоры, әдәбият галиме Фоат Галимуллин Галиәсгар Камалның 145 еллыгына багышланган «ХХ йөз башы татар яңарышы һәм Галиәсгар Камал» түгәрәк өстәле утырышына Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры вәкилләренең килмәвен әйтте.

«Галиәсгар Камал эшчәнлеген яктырту бүген махсус докладлар куелса да, шулай да, җитәрлек чыгышлар булмады дип уйлыйм. Чөнки биредә беренче чиратта Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры вәкилләре катнашырга тиеш иде. Исемен йөрткән театр да Галиәсгар Камалга карата игътибарның булуы-булмавы, әсәрләренең театрда яшәве-яшәмәве, тарихы, бөтен мәсьәләләрне яктыртырга тиешләр иде», - диде галим Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты оештырган түгәрәк өстәлдәге чыгышында.

Аның фикеренчә, театрның җитәкчелеге килмәгән булса да, театрның музей мөдире Луара Шакирҗанова чыгыш ясаса, канәгать калырлар иде. «Өч-дүрт көн элек «Тәртип» радиосында Галиәсгар Камал турында шулкадәр бай мәгълүматлы чыгыш ясады. Шул чыгыш бүген монда кабатланса, бик әйбәт булыр иде», - диде Фоат Галимуллин.

«Без Камал театры белән элемтәдә идек, бер вариант та барып чыкмады. Булдыра алмадылар, нишләтәсең... Сөйләшүләр барды», - диде Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Ким Миңнуллин.

«Татар-информ» хәбәрчесе соңрак Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының матбугат хезмәте белән элемтәгә керде. «Яңа спектакль чыгу сәбәпле, театр хезмәткәрләренең түгәрәк өстәл эшендә катнашу мөмкинлеге булмады. Галиәсгар Камалның исеме һәм иҗаты фәнни җәмәгатьчелек вәкилләрендә кызыксыну уятуына без бик шат. Без, һичшиксез, мөмкинлекне табып, түгәрәк өстәлдә әйтелгән фикерләр белән танышачакбыз», - диелдә җавап хатында.

«Галиәсгар Камал исемен мәңгеләштерүгә килгәндә, ел саен 6 гыйнварда, татар классигының туган көнендә театр тамашачылар белән бергә Галиәсгар Камалны хөрмәтли. Быел да шулай булды: тамашачыларга бөек драматургның тормышы һәм иҗаты турында сөйләдек, спектакль аның истәлегенә багышланды. «Шәрык клубы» мәйданчыгында Галиәсгар Камалның 145 еллыгына багышланган «Безнең шәһәрнең серләре» тематик экскурсия һәм спектакль күрсәтелде. Театр инициативасы белән истәлекле датага багышланган тапшырулар «Тәртип» һәм «Татарстан» радиосында чыкты», - дип хәбәр итте матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100