Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Дания Заһидуллина «Җыен» нәшриятында Галиәсгар Камал турында китап чыгарырга тәкъдим итте
Филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең вице-президенты, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе Дания Заһидуллина киләсе елны «Җыен» нәшриятында драматург, журналист, татар театрын оештыручыларның берсе Галиәсгар Камалга багышлап, китап чыгару тәкъдимен әйтте.
«Безгә 2025 елда институтта кызыксынган кешеләр белән бергә тупланып, «Җыен» нәшриятында Галиәсгар Камал турында бер китап чыгарсак иде. 2024 елга инде китаплар бүленгән, 2025 елда андый мөмкинлек бар. Әйдәгез, Галиәсгар Камалны драматург буларак кына түгел, фикер иясе, көрәшче буларак ачып, фотоларын кертеп, зур китап эшлик. Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының яңа бинасы ачылышына бездән бер бүләк булыр иде», - диде галимә түгәрәк өстәлдә.
Аның фикеренчә, җәмәгатьчелек әле Галиәсгар Камалның шәхесен, аның дөньяга карашын, холкын, иҗтимагый-сәяси карашларын, дөньяның төрле өлкәләрен колачлап алган эшчәнлеген тулысынча белеп бетерми. «Мәсәлән, драматургиягә кагылышлы эшчәнлегендә 1905 ел күтәрелеше Галиәсгар Камалны татар яңарышының алдынгы сафларына чыгара, дигән фикер филологик хезмәтләрдә әйдәп бара», - диде Дания Заһидуллина.
«Бер яктан караганда, без Галиәсгар Камалны драматург буларак татар дөньясына кайтару өлкәсендә бик күп эшләнгәнлеген күрәбез. Чыннан да, Галиәсгар Камалның әсәрләре билгеле, аларны мәктәп программаларында өйрәнәләр. Филологларның бу өлкәдә эшләгән хезмәтләрендә Галиәсгар Камал драматург буларак популярлаштырыла. Хәзер кайта торган мәгълүматлар бөтенләй башка хәл турында сөйли. Галиәсгар Камал 1900 еллардан башлап татар яңарышын эшләгән, аның нигез баганаларын салышкан иң төп шәхесләрнең берсе икән! Без аны шулай итеп тә халыкка кайтарырга һәм күрсәтергә тиешбез, дигән нәтиҗә соралып тора», - дип өстәде ул.
- Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты Галиәсгар Камалның 145 еллыгына багышланган «ХХ йөз башы татар яңарышы һәм Галиәсгар Камал» түгәрәк өстәлен оештырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз