news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фоат Галимуллин: Аяз Гыйләҗев миңа шәхси хатларын күрсәткән иде

Фоат Галимуллин: Аяз Гыйләҗев миңа шәхси хатларын күрсәткән иде
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Язучы Аяз Гыйләҗев КФУ профессоры, әдәбият галиме Фоат Галимуллинга шәхси хатларын күрсәткән булган. Бу турыда галим КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында язучылар Аяз Гыйләҗев һәм Арпад Галгоциның 95 еллыгына багышланган «Халыклар күңеленә үтеп керик!» кичәсендә сөйләде.

«Аяз Гыйләҗев белән күп тапкыр аралашырга туры килде. Абхазиягә баргач, Аяз абыйның күрше шәһәрдә ял иткәнен белгәч, аның хәлен белергә булдым. Ул мине үзенең улы кебек каршы алды. «Бүген мин сине җибәрмим, син миндә куначаксың», - диде. Шундый хөрмәт, кунакчыллык күрсәтте һәм төн буе язып чыкты. «Әгәр дә мин машинка шакылдатканда йокың килмәсә, төргәк бирермен», - диде. Хатлар иде ул. Ул каләмдәшләргә язган хатларын ике данәдә бастыра һәм бер данәсен үзендә саклап кала иде. «Мин аларны беркемгә күрсәтмим, ләкин сиңа күрсәтәм. Чөнки син - әдәбиятчы. Әдәбиятны бу яктан да белергә тиешсең», - дигән иде. Аның миңа зур ышанычы булды», - диде галим.

Фоат Галимуллин ул хатларны төне буе укып, әдәбият турында зур мәгълүмат алуы турында әйтте.

«Бүген бик матур тенденция күзәтелә – татар әдәбияты әкренләп дөнья мәйданына чыга башлады. Ул үзенең шигъри, көчле сүзен Муса Җәлил иҗаты белән яңгыраткан иде. Фатих Кәрим иҗаты да көнчыгыш әдәбиятларында шактый яхшы билгеле. Ләкин соңгы елларда мәгълүм үзгәрешләр башлангач, татар әдәбияты белән кызыксыну, үзебезнең чит илләргә, дөнья халыкларына сүзебезне җиткерергә омтылуыбыз тагын да көчәйде», - диде ул.

Фоат Галимуллин Аяз Гыйләҗевның иҗатын киң мәйданга чыга баруына сөенүен әйтте. «Аяз Гыйләҗев әсәрләре Төркиядә шулкадәр яратып кабул ителгәнлеген әйттеләр. Хәзер инде Венгрия укучыларына да Аяз Гыйләҗев иҗаты тәкъдим ителде. Чорның канунилыгы булгандыр, очраклылык димәс идем. Ике бөек шәхес мәгълүм шартларда очрашып, күңелләренә гомер буе тугрылыклы калып, халыкка хезмәт итте. Шул ук вакытта хис темаларын халыкка җиткерделәр. Бу аларның гаҗәеп зур эшләре булды», - диде ул Аяз Гыйләҗев һәм Арпад Галгоци турында.

«Татар әдәбиятының чишмә башы дөнья күләмендәге саф сулы агымнардан, чишмәләрдән үрнәк алып, рухи көч алып башланган. Безнең әдәбият борынгы чорлардагы төрки, фарсы, гарәп әдәбиятларыннан үрнәк алып, алардан нәзирә алып барлыкка килгән. Шушы традиция билгеле бер сәбәпләр аркасында ХХ гасыр башыннан соң өзелеп кала, әдәбиятыбыз тар кысаларында яшәргә мәҗбүр булды», - диде ул.

  • Кичәне КФУ доценты, әдәбият галиме Миләүшә Хәбетдинова алып барды. Кичәдә «Аяз Гыйләҗев» (Казан: Җыен, 2023), Аяз Гилязов «В чьих руках топор?» (Казань: Тат.кн.изд-во, 2023), Galgóczy К. «Galgóczy Árpád» (Будапешт, 2023) китаплары тәкъдим ителде, Аяз Гыйләҗевның гаилә архивыннан фотосурәтләр күргәзмәсе ачылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100