Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Фоат Галимуллин: Әхмәт Фәйзи әдәбият һәм сәнгать әһелләре турында кайгыртып яшәгән шәхес
«Салих Сәйдәшевны Мәскәүдән Казанга алып кайтуда Әхмәт Фәйзинең роле искиткеч зур булды. Ул Салих Сәйдәшев турында кайгыртучанлык күрсәтте», - дип мисал китерде галим.
Әдәбият галиме, профессор Фоат Галимуллин язучы, драматург һәм шагыйрь Әхмәт Фәйзине әдәбият һәм сәнгать әһелләре турында кайгыртып яшәгән шәхес булуын әйтте.
«27 елын Әхмәт Фәйзи Мәскәүдә яшәде. Шунда вафат булды. «Мине Казанда җирләгез», - дип, васыять әйтеп калдырган. Аның өчен Казан барыннан да якын булган. Татар башкаласы, йөрәге, үзәге. Салих Сәйдәшев тә Мәскәүдә вафат булды. Аның мәетен Казанга алып кайтуда Әхмәт Фәйзинең роле искиткеч зур булды. Ул Салих Сәйдәшев турында кайгыртучанлык күрсәтте. Аның кадерен, татар халкы өчен зурлыгын барыннан да элек аңлаган, күрәсең», - диде галим Әхмәт Фәйзине искә алу кичәсендә.
Фоат Галимуллин «Шүрәле» балетына музыка язган композитор Фәрит Яруллин белән бәйле тарихны да искә алды.
«Балетны сугыш вакытында ук каһарман сәнгать эшлеклеләре сәхнәгә күтәрә. Автор буларак, Фәрит Яруллинның гонорары кирәк кешегә тапшырылмаганын Әхмәт Фәйзи сизеп ала. Татарстан Композиторлар берлегендә эшләгән Зәйнәп Хәйруллинага хат яза: «Аның әтисе - Заһидулла Яруллин исән. Син аны эзләп тап. Улы икәне турындагы документларын әзерләп бирсен, башкасы турында үзем кайгыртырмын», - дип яза.
Фоат Галимуллин Әхмәт Фәйзине гаҗәеп «зур фигура» дип саный. «Аның күп жанрларда иҗат итүе үзе бер сокландыра, бик тирән мәгънәле, сәнгатьчә югары кимәлдә иҗат итүе тагын да югары казаныш булып тора», - диде ул.
«Әхмәт Фәйзи вафат булгач, Сибгат ага Хәким: «Шагыйребез бакыйлыкка күчте, аның артыннан җыр туды. Халык 1933 елда язылган «Умырзая» әсәрен җырга салды. Бик тә хикмәтле хәл булды: шагыйрьнең бәхете, иҗатының зурлыгы, халыкка кирәклеге шунда күренде», - дип әйткән иде», - ди әдәбият галиме.
Галим фикеренчә, Әхмәт Фәйзинең бай чыганагы - әсәрләрендә. «Шулай да, хатларында да бар дип әйтер идем. 1987 елда аның биш томлык китаплары басылып чыкты. Бишенче томда аның байтак хатлары бар. Хатларны күргәч, Әхмәт Фәйзинең бөеклеге икенче яктан күренде», - диде ул.
«Әйтик, ул Гомәр Бәшировка 1955 елдагы хатында: «Без Мәскәү Композиторлар союзында иҗат йортында Нәҗип Җиһанов белән Муса Җәлил турында опера язып ятабыз», - ди. Муса Җәлилнең халыкка яңа «кайта» гына башлаган вакыты. Алар опера иҗат итеп ята икән. Ул Тукайны күтәрде, Җәлилне музыкаль яктан күтәрү өстендә эшләде», - диде Фоат Галимуллин.
Әхмәт Фәйзи КПСС Татарстан өлкә комитеты сәркатибе Салих Батыевка 1957 елда хат язган булган. «Җитәкчеләребез янында әдәбият, сәнгать мәсьәләләре буенча киңәшчеләр булырга тиеш. Иҗат оешмалары аерым яшәмәсен иде. Татар әдәбиятының чын тарихын, татар энциклопедиясен булдырырга, имля-орфография эшләрен төгәлләргә, татар җәдитчеләренә карата кискен карашны бетерергә кирәк, тарих фәнебез артта калган», - дип яза», - диде галим.
- Әхмәт Фәйзи – Габдулла Тукайның тормышын һәм иҗатын тирәнтен өйрәнгән шәхес. Ул 1930 елларда беренчеләрдән булып Габдулла Тукай образын драматургия жанрында «Тукай Җаекта» һәм «Тукай» пьесаларында гәүдәләндерә, «Тукай» кинолибреттосын яза. 1958 елда язучылардан беренче буларак Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз