news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фирүзә Ибраһимова: Бабамны шундый дәрәҗәгә күтәрүемә бик шатмын

Фирүзә Ибраһимова: Бабамны шундый дәрәҗәгә күтәрүемә бик шатмын
Фото: «Татар-информ», Михаил Захаров

«Ватан хакына» иҗади бәйгесенең «Минем герой» номинациясендә кызыксындыру бүләгенә ия булган Яңа Чишмә районы Шахмай авылы мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Фирүзә Ибраһимова үзенең бабасы турында язган. Ул үзенең бабасын шундый дәрәҗәдә күрсәтә алуына бик шат. Бу турыда ул «Татар-информ»да булган матбугат конференциясендә сөйләде.

«Әлеге бәйгегә старт май аенда бирелде, әмма мин үземнең эшемне дедлайнның соңгы көнендә, 23:59да юлладым. Һәм ул минем бер традициягә әйләнеп бара, чөнки барлык, диярлек эшемне соңгы минутта җибәргән бәйгеләрдә һәрвакытта җиңүгә ирешәм. Уңышлы сәгатем дип әйтергә дә мөмкин. Язма өч сәгатьтә язылды, әмма уңышлы булды. Мин бабамны шундый дәрәҗәгә күтәрүемә бик шатмын», – дип сөйләде бәйге җиңүчесе.

Аның язмасы «Син ышанма, бәгърем» дип атала. «Мин Яңа Чишмә районының Чаллы Башы авылыннан булам. Күрше авылга йөреп укыйм. Бәйгегә әниемнең карт бабасы Салихҗан Шәрифҗанов турында язма юлладым. Ул бабай белән диалог форматында язылган», – дип сөйләде ул язмасы турында.

Фирүзә Ибраһимова – «Көмеш кыңгырау» газетасының актив хәбәрчесе, Шәүкәт Галиев исемендәге премия иясе дә. Ул үзенең башка бәйгеләрдә дә уңышлы катнашуы турында әйтте. «Узган ел «Татмедиа» уздырган «Яңа исем» бәйгесендә җиңү яулаган идем. Шулай ук җәй көне «Алтын каләм» бәйгесендә беренче урын алдым. Әле күптән түгел «Иделем акчарлыгы» яшь язучылар бәйгесе узган иде, анда да беренче урын яуладым», – дип бүлеште яшь язучы.

Кызыксындыру бүләге ияләренә җиңүче дипломы, 10 мең сум һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясеннән махсус бүләк тапшырылды.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

news_right_1
news_right_2
news_bot